erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

50 мең һәм 75 мең сум кемнәргә биреләчәк?

Россия Президенты Указы нигезендә сугыш ветераннарына бер тапкыр акча биреләчәк.

Акча күләме, ветеранның нинди категориягә керүенә карап, 50 мең сумнан 75 мең сумга кадәр булачак. Россия хөкүмәте Җиңү уңаеннан акчаның кайчан биреләчәген хәл итәчәк. Ә акчалар кемгә күпме биреләчәк соң?

75 мең сумны сугыш инвалидлары һәм ветераннары, элекке концлагерь-гетто тоткыннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыныч тормышта вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннары (тол ирләре), ә 50 мең сумны тыл хезмәтчәннәре, элекке концлагерь-геттоларның балигъ булган тоткыннары алачак.

Указ чыккач, “Әлеге акчалар кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләргә дә юк микән?” дип редакциягә шалтыратулар да, килеп сораучылар да булды.  Бу сорау белән без Арча районының пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ләкин бу акчалар Бөек Ватан сугышыннан кала башка сугыш юлы узганнарга кагылмый булып чыкты.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X