erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

54нче әфганчы вафат...

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

2 октябрьдә Арчада яшәгән Әфганистанда солдат хезмәте үткән  Марат Сөнгатуллин вафат. Кинәт кенә йөрәге туктаган. 1961нче елгы. Быел өченче әфганчы белән хушлашабыз. Ә барысы районда 54 әфганчы вафат. Әфганстанда хезмәт иткәннәр менә ниләр сөйли: "...Әфганстанда 50 килолы йөкне күтәреп кәҗә йөри торган тауга менәсең. Тауга менгән саен кислород азайганнан-азая, астагы эсселек тә салкыная  бара. Менә шундый шартларда хезмәт иттек без", "Эсселек, корылык, сусызлык. Тәндә складка саен бет... Киемнәрне керосин белән юабыз", "Үлем белән очрашуы, иптәшләрне югалтуы бигрәк тә авыр", "Бавыр нәрсә өчен беткән дип уйлыйсыз?! Коеларга дошманнар агу салырлар иде... Тиф, гепатит.  Кишлакларда Әфганстан кешесе көндез гади хезмәт кешесе, төнлә дошман... Нервылар бетте...". 18 яшьлек малайлар... Авырлыклар эзсез үтми. Азая баралар... Марат актив кеше иде. Очрашуларга йөрде. Бик яхшы эретеп ябыштыручы иде. Яхшы иптәш. Яхшы тормыш иптәше. Яхшы әти. Яхшы бабай. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. "Марат работал мастером в г.Тагил на заводе по производству танков, - дип сөйли "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. - В Арске работал на элеваторе, потом в "Альком"е сварщиком. В ИП у Алмаза  Шигабутдинова тоже работал сварщиком. Занимался индивидуальными заказами дома в гараже. Хороший сварщик. Классный специалист". 3 октябрьдә Көтек авылына җирлиләр. "Маратның әнисе Көтектэн, - дип сөйли Әфганстанда хезмәт иткән Төрнәледән Фәнис Тимашев. - Марат узе дэ (хатыны Зәкия) Көтек кияве. Фермер Шакирҗанов Дамирнын жизнэсе. Марат бик шат күңелле кеше иде. Шутник. Тырыш егет иде... Балалары, оныклары бар". Урыны җәннәт түрләрендә булсын...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X