erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

6 яшьлек көмеш медаль иясе

Киләчәктә дә үзенә уңышлар телибез.

Арчадан 6 яшьлек Ибраһим Фәттиев менталь арифметика буенча Халыкара онлайн олимпиадада көмеш медальгә лаек булды.

Бу хакта безгә Арча Укучылар сарае җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Галәветдинова хәбәр итте һәм җиңүчегә бүләк тапшыру тантанасына чакырды.

Менталь арифметика белән шөгыльләнүчеләр турында белсәк тә, безнең Арчада шуның буенча дәресләр үткәрелүе турында хәбәрдар түгел идек. Сораштырыр өчен тантанага бераз алданрак бардым. Яшермим, җиңүченең нибары 6 яшьтә булуы күбрәк кызыксыну уятты. Укытучылары Зөһрә Хожаева дәрескә чакырды. Кечкенә генә сыйныф бүлмәсендә унга якын бала утыра. 6, 7, 8 яшьлек балалар. Зөһрә Рафикжоновна аларга мисаллар бирә, балалар шуны секундлар эчендә чишеп тә куя. Күзләре электрон тактада, куллар, бармаклар гына эшли. Ике урынлы саннарны күз иярмәслек арада кушып, алып, нәтиҗәсен дә чыгардылар. Мин ул саннарны хәтта күрергә дә өлгермәдем. Ә балалар санау өчен вакытны тагын да киметергә кушалар. Кая инде, болай да 6 секунд эчендә ничә мисал чиштеләр. Өстәвенә шул ук вакытта үзләре җырлыйлар да бит әле.

– Без әле икенче ел гына шөгыльләнәбез, – диде Зөһрә Рафикжоновна. –Килгәндә балаларга 5-7 яшь кенә иде. Кызыксынып киттеләр. Бик яратып йөриләр. Корея методикасы бу. Башта счетта санарга өйрәнделәр. Хәзер визуаль исәплиләр. Әле бер урынлы саннар белән эшли идек, хәзер ике урынлыларны да секундлар эчендә кушып, алып, нәтиҗәсен әйтәләр, өч урынлы саннарга күчүне дә планлаштырабыз. Чөнки бу мисалларны балалар артык җиңел дип саный.

Быел алар Халыкара олимпиадада катнашырга булалар. Казахстанның, Россиянең зур шәһәрләреннән, Үзбәкстан, Украина, Кыргызстан, Швейцария, Англия, Эстония, Яңа Зеландия, Бельгиядән барлыгы 184 бала көч сынаша анда. Арча Укучылар сараеннан Кәрим Шәйхетдинов, Камилә Мәннапова, Ибраһим Фәттиев, Сөләйман Сәйфуллин. Ибраһим икенче урынны яулап, көмеш медаль ала.

– 6 секунд эчендә 35 мисал чишәргә кирәк иде. Ибраһим җитезрәк булып чыкты. Башкалар да калышмады, берәр хата гына ясады, – диде укытучылары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укучылар сарае  җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин һәм методист Гөлнара Сафина өч балага катнашканнары өчен грамота һәм истәлек бүләге, ә Ибраһим Фәттиевка грамотага өстәп көмеш медаль һәм өч мең сум акчалата бүләк тапшырдылар.

– Без каникул вакытларында Укучылар сараенда үзебез дә менталь арифметика буенча “Кечкенә вундеркинд” дигән ярыш үткәрергә уйлыйбыз. Ул ярыш ачык булачак. Теләге булган һәр бала катнаша ала, – диде Гөлнара Сафина.

Ибраһимның әнисе белән элемтәгә кердек. Улының бу җиңүенә сөенгәннәр. Гаиләдә өч бала икән. Икесе мәктәптә. Алар да яхшы билгеләренә генә укыйлар.

– Укытучылары Зөһрә Хожаеваны уңышы белән котлыйсы килә. Рәхмәт. Балалар җиңүләре белән минем дәрәҗәне күтәрделәр, дип сөенә ул. Чынлыкта, балаларны кызыксындыра белүе белән үзе аларны җиңүгә китерде, – диде Гөлназ Фәттиева. – Ибраһимны бу сыйныфка 5 яшь тулганчы биргән идек. Ул кечкенәдән санарга яратты. Шырпыны да, карлыганнарны да, акчаны да саный иде. Бу түгәрәккә бик яратып йөри. Өй эше дә бирәләр. Өйгә кайту белән шуңа тотына. Балалар бакчасында балаларны да кызыксындыра. Тәрбиячеләргә дә хәтерне яхшырта ул, ди икән. Тапкырлау таблицасын да  белә инде Ибраһим. Мәктәптә дә сынатмас, дип уйлыйм. Менталь арифметикадан тыш, йөзүгә һәм көрәшкә дә йөри әле ул.

Шунда Ибраһимның җавабы искә төште. “Өйдә шөгыльләнәсеңме соң?” – дигән сорауга ул олыларча җитди итеп: “Ансыз ничек була инде? Әлбәттә, шөгыльләнәм”, – дип җавап биргән иде. Киләчәктә дә үзенә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X