Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 60 яшьтән узганнарга... Кабат вакцинация турында

    Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова белән әңгәмә.

    Эльвира Валентиновна, Россия статистикасы мәгълүматлары коронавирустан мәрхүм булганнарның 83 проценты өлкәннәр булуын күрсәтә.

    – Великобританиядә үткәрелгән анализ нәтиҗәләре вакцина ясатмаучылар арасында 60 яшьтән узганнарның Ковид–19дан үлү очраклары 50 яшькә кадәрлеләргә караганда 5 тапкырга күбрәк һәм 80 яше тулганнарның 11 тапкырга артыграк булуы турында сөйли. Олыгая барган саен иммунитет та йомшый. Иммунитет системасына көч килгән очракта организмда вируслы үпкә ялкынсынуы һәм тромбоз кебек катлаулылыклар килеп чыгарга һәм моның үлем белән тәмамлануы ихтимал. Мондый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен 60 яшьтән узганнарга һичшиксез вакцина ясатырга кирәк.

    – Өлкәннәргә вакцина ясау куркыныч түгелме? Аларның күбесендә төрле авырулар бар бит. Мәсәлән, шикәр авыруы, йөрәк-кан чирләре...

    – Өлкәннәр ни, яшьләр ни – аерым үзенчәлекләр юк. Иң мөһиме: хроник чирләрнең кискенләшкән вакытында вакцина ясатырга ярамый. Бу таләп хроник авыруы булган өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә кагыла. Хроник чирең бар икән, вакцина ясатыр алдыннан дәвалаучы табибыңа күренергә кирәк.

    – Нинди вакытта вакцина ясатырга ярамый? Ясаткач, нинди халәт кичерәсең?

    – Вакцина ясар алдыннан медицина хезмәткәре бу процедураны үткәрергә ярыймы-юкмы ачыкларга тиеш. Салкын тигән вакытта, эчәк инфекцияләре, хроник авырулар көчәйгәндә, элек аллергияне, вакцинаны авыр  кичергәннәргә вакцина үткәрергә ярамый. Препарат кулның өске өлешенә мускулга укол ярдәмендә кертелә. Күп очракта вакцинаны җиңел кичерәләр. Кадалган урын кызарырга, кычытырга, азрак шешеп тә китәргә, авыртырга мөмкин. Шулай ук температура күтәрелергә, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин, мускул,  буыннарның авыртуы ихтимал. Бу билгеләр 1–3 көннән үзеннән-үзе бетә. 60 яшьтән өлкәннәр прививканы җиңелрәк кичерә. Чөнки алар өлкән организмның физиологик үзенчәлекләре нәтиҗәсендә вируска иммунитет җавабын акрынрак бирә.

    – Вакцина һәм дару эчүне ничек көйләргә? Эчә торган дару вакцинаның көчен киметергә мөмкинме?

    – Вакцинаның көчен киметә торган препаратлар юк. Нинди схема белән дару кабул иткәнсең – шулай дәвам итәргә кирәк. Шулай да кайбер препаратлар  иммунитет җавабын киметергә мөмкин. Алар озак вакытка ревматологик һәм онкология чирләрен дәвалау өчен билгеләнгән цитостатиклар һәм кортикостероидлар. Мондый дәваны алучылар вакцина ясатыр алдыннан һичшиксез үзенең табибына барып, хәлне ачыкларга, дәваны көйләргә тиешләр.

    – Грипптан да һәм ковидтан да вакцина ясату кирәкме?

    Реклама

    – Грипптан да һәм ковидтан да кимендә бер ай аерма белән вакцина ясатырга кирәк. Чөнки аларның һәркайсы аерым вирусларга каршы көрәшүче тәнчекләр эшләп чыгара. Бүген грипп һәм ковид вирусларына каршы көрәшүче тәнчекләр барлыкка китерә торган бер вакцина эшләү буенча эзләнүләр алып баралар.

    – Өлкәннәргә ничә яшькә кадәр ковидка вакцина ясатырга була?

    – Аның чиге юк.

    – Вакцина ясатканнан соң нәрсәне истә тотарга кирәк?

    – Вакцина кадаткан кеше ковид белән авырса да, аны җиңелрәк үткәрә. Прививка ясаткан кешедә иммун җавап бирү көче әкренләп барлыкка килә, беренчесеннән соң 42-45 көн эчендә. Бу чорда бигрәк тә сакланырга кирәк. Кеше күп җирләргә бармаска, кибетләрдә, җәмәгать урыннарында, транспортта битлек кияргә, бер-береңә якын килмәскә, кулларны еш юарга һ.б.

    – Прививкадан соң авыртып китсәң?

    – Өйдә булырга, табиб чакыртырга һәм ул кушканнарны үтәргә кирәк.

    – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: