erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле»

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстанда матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Исемнәре республика күләмендә билгеле шәхесләр дә байтак. Арчада яшәүче Ләлә һәм Наил Сабировлар да шундыйлардан. Алар бергә кулга-кул тотынышып 64 ел гомер итәләр. Күпме ул дигәч, 64 көн кебек сизелмичә үтеп китте диләр.

Еллар ничек яшәсәң дә уза, вакыт тәгәрмәчен туктата торган түгел. Аны Сабировлар шикелле үкенмәслек итеп, картлык көндә дә, без бәхетле, дип үтәрлек булсын иде. Алар белән гаилә тормышы, балалар тәрбиясе турында да сөйләштек. Бу хакта сүз чыккач, Наил абый, ике дә уйламыйча:

– Без, әти-әнигә нинди карашта булдык, балалардан да шуны күрәбез, – диде. – Безнең тәрбия шундый иде: олыны – олы, кечене кече итәргә, хөрмәт күрсәтергә. Әти-әниләр белән гел йөрештек, олыгайган көннәрендә карадык, бәхиллекләрен алып калдык. Сүз сөйләп утырып кына балага акыл керми. Ул сине күреп үсә һәм шуны кабатлый. Гаиләдә генә түгел, эштә дә намуслы булырга кирәк.

Наил абый гаилә корганда Әтнәдә райком секретаре була. Ләлә апа да, төшеп калганнардан түгел: аңа «Шахтер» колхозында башлангыч комсомол секретаре вазифасын йөклиләр. Икесе дә – җәмәгать эшендә актив, башкаларга һәр яктан үрнәк. Ләлә апа лаеклы ялга чыкканчы китапхандә эшли. Гаилә хуҗасының күпеллык хезмәте җитәкчелек белән бәйле. Ул 80 яшен тутыргач кына ял турында уйлана башлый. Хезмәт кенәгәсендә 64 ел стаж теркәлгән.

«Чулпан» колхозы турында кайта-кайта искә алырлык. Наил абый анда 34 ел рәислек итә. Колхозга җитәкче буларак, 28 яшендә билгеләп куялар. Аңа кадәр килгән җитәкчеләр авылда озак тоткарланмаган. Ул елларда ике ел саен отчет сайлау җыелышы уздыралар. Халык җитәкчене үзе сайлап куя. Наил Сабиров авыл кешесенә ничек ярый алган соң? Юк, ярарга тырышмаган, ярарга тырышып кына, ул урында озак утыра алмас иде. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләүче авыл халкының тормышын яхшыртырга керешкән ул. Эшләгән өчен хезмәт хакы түли башлаганнар, авыл урамнарына электр үткәргәннәр. Әтнә районының «Искра» колхозын җитәкләүче, ул чагында СССР халык депутаты да, Фәйзи Галиев үз хуҗалыкларына газ үткәргеч торбалар суза башлагач, икенчеләрдән булып, «Чулпан» кешеләре газга тиенә. Шул елларда авылда пекарня төзетәләр. Хезмәт кешесенең сәламәтлеген тикшереп, барлап торучы амбулатория барлыкка килә. Наил Сабировтан балаларга да бүләк кала. Каенсар урманы тирәсендә пионер лагере биналары коралар. Аның яхшы даны тиз тарала: укучыларны башка районнардан да ял итәргә җибәрәләр.

Колхоз рәисенең эше гомер-гомергә иртәнге дүрттә, биштә башланды. Иртүк ачы таңда нәрәткә дип чыгып киткән ирен Ләлә апа көне буе күрми диярлек. Аның кайчан кайтып керәсе дә билгеле түгел. Ирен сирәк күрү – колхоз рәисе хатынының өлешенә тигән көмеш инде ул. Ләлә апа зарланмый: «Кемгә кияүгә чыкканны, кем белән яшәгәнне белдем бит», – ди елмаеп. Өч баланы бер дигән итеп үстерергә дә, хөкүмәт эшендә эшләргә, әти-әниләренә булышырга да вакыт таба Ләлә апа.

Ул заманнарда тиз генә шалтыратырга кулда телефон да юк. «УАЗ» машинасын «Чулпан»да 7-8 ел эшләгәч кенә алырга мөмкинлек туа. Аңа кадәр атта йөриләр, аннары мотоциклга күчеп утыралар. Сабировлар гаиләсе турында сүз алып барганда, хезмәт эшчәнлеге турында иркенләп язуыбыз юкка түгел. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, үрнәк гаиләнең балалары да, ата-аналары язмышын кабатлаган: илдә-көндә ихтирамлы, исемнәре билгеле шәхесләр. Олы уллары Рөстәм озак еллар «Татнефтепродукт» оешмасында җитәкчелек иткән. Илһам  хезмәт юлын авыл хуҗалыгында механик булып башлый, хәзер – «Арчанефтепродукт» оешмасы генераль директоры. Кече уллары Азат – Казандагы 9 нчы сырхауханә баш табибы. Барысы да –атказанган хезмәткәрләр: өлкән Сабиров һәм кече уллары Азат – Россиянекенә, Ләлә ханым белән Рөстәм, Илһам Татарстанның дәрәҗәле исемнәренә лаек булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

88 яшьне тутырган Наил абыйдан һәм 86 яшьлек Ләлә ападан, бәхет формуласы турында да сорашкач, олыгайган ата-анага әллә нинди затлы бүләкләр кирәк түгеллеген аңладык. Алар улларының тәртипле, намуслы булуы белән горурлана.

– Без балаларыбыз белән бәхетле, – диде, икесе дә, бер сүздә булып. – Адәм баласы кайда, кем булып эшләсә дә, башта тәртип ягын кайгыртырга тиеш. Тәртипле кешенең гаиләсе дә, эше дә уңа. Тылың нык булса, куйган максатларга ирешергә җиңелрәк. Җир йөзендә һәр кеше эшен, вазифасын җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Шулай булганда гына алга китеш сизелә. Гаиләдә иргә дә, хатынга да бертөрле тигез карарга, бер-береңнең сүзен тыңлый белергә, сабыр итәргә.

Кеше өчен – алтыннан да кыйммәтле киңәшләр. Һәркемнең дә шундый акыллы киңәш бирерлек, киләчәк буынны үзенең эше үрнәгендә тәрбия кылырлык алтын баганалары – Сабировлар шикелле ата-анасы булсын иде!

Фәния Арсланова

https://vatantat.ru/2020/07/28791/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X