Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен

    Күптән түгел Арчада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Ул  “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы “социаль такси”ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.

    Арчада бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә? Кызыксынып берничә сорау белән без район халыкны социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.

    – Демография ул кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дигәнне аңлата. Монда өлкән яшьтәгеләр турында гына сүз бармый. Балалар туу, гаиләләргә ярдәм итү дә керә. Авыл җирендә яшәгәннәргә хәзер бер бала туган очракта – 50, 29 яшькә кадәр ана өченче баласын тапса 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Тик бер шарты бар: ана кимендә өч ел авылда яшәгән булырга тиеш. Районда бер балалы – 63, өч балалы 11 кешегә түләнде инде.

    – Миләүшә Ниязовна, социаль такси турында сүз бара инде. Районда ул бүген ничек эшли?

    – Ярдәмчесе булмаган, аз керемле авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмасына “социаль такси” белән китерәләр. Арча үзәк хастаханәсе белән берлектә эшлибез. Исемлек буенча Яңа Кенәр, Шушмабаш участок хастаханәләренә, Арча үзәк хастаханәсенә алып киләбез. Яңа Кенәр белән Шушмабаш зонасында шушы категориягә кергән 284 кеше бар, барысын да алып килдек инде. Арча зонасына керүчеләрнең 73 процентына шундый хезмәт күрсәттек. Дүрт ай эчендә без 639 кешенең барысын да алып килеп, диспансерлаштыру үткәреп бетерергә тиеш. Графиклары төзелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче шәфкать туташлары белән элемтәдә торабыз. “Социаль такси” өлкәннәрне медицина учреждениесенә алып килә, көтеп тора һәм кире кайтарып та куя.

    – Арча районы озак вакыт карау системасы буенча пилот программасына кергән районнарның берсе. Ул нәрсәне күз алдында тота?

    – Индивидуаль программа төзеп, Арча үзәк хастаханәсе белән берлектә озак вакыт карау буенча мәктәп булдырдык. Бу нәрсәне аңлата соң? Төрле авырулар бар. Шикәр диабеты, бот сөяге сыну, кан басымы һәм башкалар. Һәр авыруны төрлечә карарга кирәк. Урын өстендә икән, аны ничек әйләндерергә, дөрес итеп яткырырга, утыртырга, диабет икән, глукометр белән ничек эшләргә һәм башкалар. Бу мәктәптә менә шуларга өйрәтәбез. Үзебезнең шәфкать туташы да аңлата, кирәк икән, хастаханәдән дә белгечләр чакыртабыз. Озак вакыт карау буенча мәктәптә укырга теләүчеләргә безгә килеп язылырга гына кирәк.

    – Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу турында да берничә сүз әйтеп китегез инде.

    – Ул кеше синең күршең, ялгызы гына яши һәм син аңа даими рәвештә ярдәм күрсәтеп торасың, ди. Хәзер менә шундый өлкән яшьтәге кешеләрне өеңә алып карарга була. Мәсәлән, Арчадагы бер шундый гаилә турында әйтеп китәсем килә. 73 яшьлек Бибинур апа, өе юк, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта яши. Шуны Гөлия исемле кыз карый. Бергә яшиләр. Бибинур апа да, Гөлия дә канәгать.

    – Карау максаты белән үз гаиләсенә өлкән кешене һәркемгә алырга мөмкинме?

    – Әйе. Әмма без башта ул гаиләне төрле яктан яхшылап тикшерәбез. Йорт мәйданы мөмкинлек бирәме, эчке эшләр бүлегендә исәптә тормыймы, сәламәтлеге нинди һәм башкалар. Шуннан соң гына карар чыгарабыз: ул гаиләгә өлкән яшьтәге кешене карарга бирергәме, юкмы.

    – Бер очрашуда сез Мәрхәмәтлек үзәгендә көндезге бүлек ачылуы турында әйтеп үткән идегез.

    – Әйе, бездә пилот режимында көндезге бүлек эшли башлады. Мәсәлән, кешенең эше килеп чыга яки ашыгыч рәвештә каядыр барасы бар. Ә өлкән яшьтәге якынын ялгызын гына өйдә калдырып чыгып китә алмый. Дүрт сәгатькә бездә калдырып китә ала. Алар белән психолог, социаль хезмәткәр, социаль педагог эшли. Өлкәннәр белән хәтерне яхшырту буенча төрле тренинглар үткәрәләр, бармакларны эшләтү максатында шөгыльләр табалар. Мәсәлән, пластилиннан әйберләр ясыйлар. Дөрес, түләүле хезмәт. Әмма ул символик сумма гына, дүрт сәгатькә 100 сум.

    – Социальләштерү (социализация) дигән сүзне еш куллана башладылар. Бу өлкәдә ул нәрсәне аңлата?

    –  Өлкән яшьтәгеләрне социальләштерү ул – тормышларын югары дәрәҗәдә тоту өчен аларга ярдәм итү. Өйләреннән чыга алмаган кешеләр бар. Алар дөньяда ни булганын белми. Шулар янында булып, аралашу, дөнья хәлләре турында сөйләшү, аның шәхси вакытын нәрсә белән булса да тулыландыру ул. Кайберләрен урамга йөрергә дә алып чыгалар. Арча станциясендә бер әби ялгызы гына яши иде. Гел урын өстендә, тормый да. Социаль хезмәткәр янына йөри башлады. Сөйләшә-сөйләшә әби йөреп тә китте. Өйдән чыкмаса да, ишекне үзе барып ача.

    – Хәзер тернәкләндерү техник чараларын сездән вакытлыча кулланып торырга да алырга була.

    – Әйе, прокат пункты ачылды. Култык таякларын, инвалид креслоларын һәм башка техник чараларны вакытлыча кулланырга биреп тора алабыз.

    Гөлсинә Зәкиева

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: