erid:2VtzquqpS7d
65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителде
Арча яңалыклары

65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз уку вакытында саклык чаралары күрергә һәм өлкән яшьтәгеләргә мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш итә.

"Хөрмәтле дин кардәшләребез! ТР мөселманнары Диния нәзарәте җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Сездән сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә", диелә нәзарәтнең рәсми сайтында.

 http://shahrikazan.ru/news/din/65-yashtn-lknrklrg-mchetk-yrdn-tyelyp-toryrga-kish-itelde


Нет комментариев