7 буын бабагызны беләсезме?
Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» шәҗәрәләр порталына мәгълүматлар туп-лый.
Архив хезмәткәрләре берничә ел эчендә рес-публиканың бөтен районнарында булып, авылдан чыккан һәр кешенең шәҗәрәсен тупларга планлаштыра. Мәгълүмат җыелып беткәннән соң, теләгән кешенең «Ядкәр» порталыннан үз шәҗәрәсен күчереп алу мөмкинлеге булачак.
Белгечләр районга кергәч, аның һәр авылын өйрәнәчәк. Бер районда эш беткәч, башкасына күчәләр. Арча районы авыл җирлекләре белән узган очрашуда Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова шундый аңлатма бирде.
Әлеге очрашу район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте.
– Арча – данлыклы район. Бик күп танылган шәхесләр чыккан, – диде ул. – Безнең якның күп кенә авыллары турында китаплар да бар. Системага салып, тарихны барлап алу – кирәкле эш.
Шәҗәрәләрне туплый ала торган система ясалган, бөтен Татарстан буенча өч еллык планы төзелгән. Нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен Татарстан архивында хәзерлекле белгечләр бар, бөтен респуб-ликаны барлап чыгар өчен бу эшкә өстәмә белгечләр җәлеп итү дә көтелә.
– Татарстан территориясенә кергән кайбер авылларның документлары башка төбәк архивларында да саклана. Күрше төбәкләр белән килешү нигезендә документлар алмашы бара. Бөтен төбәкләр дә безгә булышырга тора, — диде Гөлнара Габдрахманова. – Нәрсә өчен архив бу эшкә алынды? Күп кеше хәзер шәҗәрә төзү турында уйлый. Әмма барысының да көченнән килми. Без бәйге үткәрергә булдык. Нәтиҗәләреннән чыгып, күп кешенең бу эш белән кызыксынганын аңладык. Бәйгедә җиңү яулаган эшләрне яңадан бер кат тикшереп чыгарга булдык. Шунда кеше, авыл исемнәрендә ялгышлыклар китүен күрдек. Аннан күптән янып юкка чыккан документлар нигезендә уйлап чыгарып шәҗәрә төзергә тырышалар. Ә без барлык мәгълүматларның да дөреслегенә гарантия бирәбез.
Нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен халыктан әти-әниләре, әби-бабалары турында мәгълүмат алу күздә тотыла. Архив хезмәткәрләре һәр авыл җирлегенә килеп, халык белән очрашырга тиеш булачак. Кешеләрнең шәхси мәгълүматы белән эшләү сәбәпле, һәркемнең “шәҗәрә эшләтергә, шәхси мәгълүматны кулланырга ризалык бирәбез” дигән документка кул куюы кирәк булачак. Мәгълүматлар туплангач, анда теркәлгән кеше үз шәҗәрәсе белән таныша алачак.
Татарстан Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков чыгышында кызыклы фактларга тукталды. Россиядә мөселман метрика кенәгәләре 1828 елда барлыкка килгән. Метрика кенәгәсе — генеологик мәгълүматның төп рәсми чыганагы. Анда кешенең туган вакыты һәм урыны, ата-анасының исемнәре, никахлашуы, аерылышуы, гаилә составы, үлүе теркәлгән. Шуңа нигезләнеп, архив хезмәткәрләре нәсел шәҗәрәсен төзи.
— Шәҗәрә төзегәндә без ревизия кенәгәләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Анда хуҗалык иясенең исеме, әтисенең исеме, булса – фамилиясе, яше күрсәтелгән, – диде ул. – Шәҗәрәләрдә 7-10 буын булырга мөмкин.
– Бу хакта без авыл җир-лекләре башлыклары белән яңадан очрашып сөйләшербез, – диде Илшат Нуриев. – Архив хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтеп, бу проектта актив катнашырсыз, дип ышанам. Кулымнан килгәнчә мин дә ярдәм итәрмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев