erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

7 кеше  үтерү өчен хөкем ителгән һәм срогыннан алда кайткан

7 май Җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә.

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында, иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора. Совет власты урнашуга мондый төр җинаять җәзасының кирәклеге ачыклана. Чөнки җинаятьчеләргә тоткынлыкта дөрес тәрбия бирү мөмкинлеге аз була. Шуңа да 1919 елның 7 маенда Юстициянең Халык Комиссариатларына ирекктән мәхрүм итми генә көчләп эшләтү җәзасын оештыру эше беркетелә. Шушы көннән соң, 7 май Җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Агымдагы елның 1 апреленнән төрмәләрдән срогыннан алдан чыккан хөкем ителүчеләрне дә җәза үтәтү инспекцияләре контрольгә алды. Бүгенге көндә Арча инспекциясенә 9 кеше учетка куелды, шуларнын 7 се кеше  үтерү өчен хөкем ителгәннәр һәм срогыннан алда кайтканнар. Төрмәдән вакытында кайткан кешеләргә таләпләр катгыйрак, алар учетта торган вакытта бер тапкыр админстратив жавапчылыкка тартылсалар, җәза үзгәртелә һәм алар кабат төрмәгә озатыла дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X