erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

75 еллыкка китап чыкты

Тылдагы тормышны чагылдырган китап битләрендә Арча районы да лаеклы урынын алган.

 

 

Арчага Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Дәүләт архивы тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен өчен! 1941-1945” (“Татарстан: все для фронта, все для Победы!1941-1945”) дип исемләнгән китаплар кайтып җитте. Алар Арчаның 6нчы мәктәбендә тантаналы рәвештә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, Арча үзәк китапханәсенә тапшырылды.

Татарстан сугыш елларында тыл төбәге булган. Җиңү өчен тылда бар көчен куйган индустриаль үзәкләр арасында Арча районы да бар. “Татарстанның тыл хезмәтчәннәре сугыш елларында фронтка хәрби техникалар, киемнәр өчен миллионлап үз акчаларын тоткан. Татарстан предприятиеләре көн саен сугыш кырындагыларны киемнәр, аяк киемнәре тегеп тәэмин иткән. Республикабызның аяусыз көрәштә катнашкан сугышчыларының исеме 27 томлык “Хәтер китабы”нда урын алган. Халкыбызның кыю ул-кызлары батырлык өчен югары бүләкләргә ия булган. Әлеге китапка кертелгән ватандашларыбызның сугыш елларында җиңү өчен керткән өлеше укыту процессында, тарихны өйрәнүчеләргә, кызыксынучы якташларга кирәк булыр”, — диде Татарстанның архив эшләре буенча Дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Лилия Салихова китап тапшыру тантанасында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

360 битлек китапта Татарстан халкының сугыш елларындагы яшәеше, тарих, фотосурәтләр... Һәр районга махсус битләр багышланмаса да, һәр бүлектә Арча районы да искә алына һәм шул юллар аша районыбызның сугыш елларындагы яшәеше күзаллана. Районыбыз фронтка 25 меңнән артык ир-егетен һәм 246 хатын-кызын озата. Шуларның 14 меңнән артыгы яу кырында мәңгелеккә башын сала. “Сугыш һәр гаиләгә кагылды. Фронт белән тыл бер булган, — ди район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. — 2020 ел үзенең авырлыгына карамастан, безгә 75 еллык гүзәл юбилей бүләк итте.   Әлеге дата уңаеннан чыгарылган бу китап бүген бүләк итеп бирелгән һәр учреждениедә лаеклы урынын алыр, зур ярдәмлек булыр дип ышанам”.

Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул фаҗигале вакыйгаларда катнашкан, шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Ул елларда “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дип яшәгән, эшләгән, көрәшкән батырларны онытмыйча, данлап буыннан-буынга җиткерү — безнең бурыч.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X