77 яшьтә коронавирустан савыккан
Хәле ничек?
Яңа Чүрилегә бер килгән килеш, йогышлы чирдән савыккан 77 яшьлек Людмила Васильевна Матянинаның да хәлен белдек. Аларның йорты тау башында. Тау битенә шактый кар салган. Йортның түбә очы гына күренеп тора. Кардан көрәлгән сукмак йортка илтә. Өзгәләнеп эт өрә башлады. Тауга менәргә шикләндерә. Эт бәйдә булмаса?! Эш харап...
Шофер да эттән куркам, диде. Тәвәккәлләп таудан үзем генә менеп киттем. Бәхеткә, эт бәйдә булып чыкты. Яшь кенә бер ир-ат каршы алды. Шау-гөр килеп өйгә килеп кердек. Людмила Васильевна бик ачык кеше булып чыкты.
Людмила Васильевна үзе редакциягә шалтыраткан иде. Арча үзәк хастаханәсендәге инфекция бүлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп язуны сорады. “Бик әйбәт карадылар. Сәламәтләнеп чыктым”, – дип сөйләгән иде ул вакытта.
Менә бүген ветеранның өендә сөйләшеп утырабыз. “Авыртканда авыл фельдшеры Ленар Әхмәтҗанов өйгә килеп, хәлемне белеп торды. Рәхмәт аңа, – дип сөйләде Людмила Васильевна. – Кан басымым күтәрелеп, хәл катлауланып киткәч, район үзәк хастаханәсенә инфекция бүлегенә салдылар. Бүлек җитәкчесе Венера Кәримовага, дәвалаучы табиб Рөстәм Әхмәдуллинга, шәфкать туташларына хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт. Бик игътибарлы булдылар”.
Бүген инде ветеранның күңеле көр. “Коронавирус-тан курыкмадыгызмы?” – дип сорыйм. “Юк”. “Ә үлемнән?”. “Юк, Аллаһы тәгалә күпме язган – шуны яшибез...”. Алар монда Казахстаннан күчеп кайтканнар. Ире Александрның туган авылына. “Бу йорт-ны ошаттым мин, – ди. – Биектә – тау башында. Якты, җылы”. Соңыннан кече улы Олегның кызы Дарья Лесенко белән сөйләштек. Ул: “Безнең әби Людмила Васильевна гаиләбезнең горурлыгы, – дип сөйләде. – Аның язмышы җиңелләрдән булмаган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында туган. Казахстанда, Акмолинск шәһәрендә. 4 яшеннән әнисез калган. Ярый әле янында олы апасы була. Озак та тормый, әтисе яңадан өйләнә. Шулай итеп, әбиебез үги әни белән яши. Әмма аңа ана назын татып үсү бәхете тәтеми. Бәлки шуңадыр да тәрбияче һөнәрен сайлый ул. Балаларны бик ярата. Әле һаман да балалар дөньясына чумар иде... Бабай белән 55 ел бергә бик тату гомер иттеләр. Ике ул тәрбияләп үстерделәр. Алтын туйларын үткәрделәр. Кызганыч, бабай бүген исән түгел инде. Әбиебез бик әйбәт, акыллы, зирәк хатын. Һәрвакыт безгә акыллы киңәшләрен бирә. Бик кунакчыл да ул. Әбиебезнең өендә безне һәрвакыт тәмле бәлешләр, җылылык һәм рәхәтлек көтә. Рәхмәт әбием сиңа, исән-сау бул!”
Миңа да Людмила Васильевна янында бик рәхәт булды. Авыртмыйча, балалар бәхете белән яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев