Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 90 яшьтә без!

    1930 елның 10 августында Арча районы оеша. Аның составында 138 торак пункт булган, аларда 66 мең 177 кеше яшәгән

    Аерым хуҗалыкларны колхозларга кертү чоры була бу. Колхозлаштыруны 1932 елга төгәлләү бурычы куела. Бу эш чамадан тыш кызу темплар белән башкарыла. Үз чиратында бу кызу темп авыл халкында зур канәгатьсезлек тудыра. Болар барысы да хәлле крестьяннарның йорт-җирләрен, милекләрен тартып алу, Себергә куу һәм мәчетләрне ябу юлы белән эшләнә. 1929 елның 8 апрелендә М.Калинин дини җәмгыятьләрне һәм оешмаларны җәмгыять тормышыннан алып ташлау турында Указ чыгара.

    Менә шундый юл белән төзелгән колхозлар 1930 елда таркала башлыйлар. Арча кантонында 612 авылның 126сында гына күмәк хуҗалыклар таркалмый кала. 1930 елның язында колхозлардан чыгарга теләүчеләр нык арта. Андыйлар Әзәк, Күлтәс, Апайкина-Гарь, Югары Бирәзә авылларында аеруча күп була. Совет хөкүмәтенең крестьяннарга йогынтысы сизелерлек кими. Хакимиятнең дингә каршы алып барган сәясәте, мәчетләрнең, чиркәүләрнең ябылуы, дин әһелләренең йорт-җирләреннән куып чыгарылуы халыкта нәфрәт уята.

    Советлар таратыла, авылларда кызыл флаглар урынына яшелләре эленә. Кәче, Наласа, Югары Әзәк, Чиканас, Сеҗе, Иске Му, Сикертән авылларында хакимияткә каршылык аеруча көчле була. 1930 елда Сикертәндә колхоз таратыла, баш күтәргән халык амбардагы чәчүлек орлыкны бүлгәләп бетерә.

    Партия һәм совет хөкүмәте, билгеле, мондый хәлләр белән килешеп тора алмый, кискен чаралар күрелә. Иң актив каршылык күрсәтүчеләрнең “эшләре” райком бюросында карала, аларны я төрмәгә, я сөргенгә җибәрәләр.

    Менә шундый шартларда партия һәм хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерү, аңлату өчен район газетасы булдыру турында карар кабул ителә. Аның беренче саны 1930 елның 10 октябрендә дөнья күрә, ул “Колхозга”, соңрак “Удар колхоз”, “Яңа тормыш”, “Коммунизмга”, “Арча хәбәрләре” дигән исемнәр белән чыга.

    Беренче мөхәррире Фатыйх Исхаков, 1932 елдан 1937 елга кадәр – Габдрахман Кадыйров, 1940–1941 елларда – Габделхак Мөхәммәтҗанов, 1941–1953 елларда – Миннегали Гарифуллин, 1950–1971 елларда – Шакир Гафаров, 1971–1980 елларда – Ренат Таҗиев, 1981–1989 елларда – Тәлгать Мостафин, 1989–2006 елларда – Тәлгать Гомәров, 2006 елдан – Исрафил Насыйбуллин.

    Газетаның Бөек Ватан сугышы елларындагы саннарында партия һәм хөкүмәт карарлары күпчелек урынны алган. Райондагы хәлләр турында кыска хәбәрләр бирелгән. Аларда күмәк хуҗалыкка кергәч  эшләрнең алга китүе яктыртыла, искелек калдыклары кискен тәнкыйтьләнә, кырыс суд карарлары басыла.

    Район газетасы – күпмедер дәрәҗәдә районның елъязмасы да ул. Баштагы чорда көчле цензура кул астында чыкса да, андагы басылган язмалардан ул чорның сулышын,  райондашларыбызның яшәешен күзалларга мөмкин.

    Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы алдыннан килгән соңгы кышны Арча районы халкы киеренке хезмәттә уздыра. 1941 ел башына колхозлаштыру нигездә төгәлләнә, Арча, Казанбаш МТСлары тотрыклы эшли, авылларда язгы кыр эшләренә  әзерләнәләр. Район үзәге – Арча эшчеләр бистәсе эшчеләре һәм хезмәткәрләре дә тырыш хезмәт белән мәшгуль.

    Районның предприятие һәм оешмалары 1940 елны уңышлы тәмамлый. МТСлар коллективлары, промкомбинат, электростанция, машина-трактор мастерское, нефтебаза, урман хуҗалыгы, крахмал һәм алебастр заводлары барлык күрсәткечләрне үти.

    Колхозлар да сизелерлек уңышларга ирешә. 1937–1940 елларда игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 10,3 центнер уңыш алына. 1940 елда “Алан” колхозы – 13, “Спартак” (Штерә) колхозы – 12 центнер ала. Колхозлар бер хезмәт көненә уртача  2 кг икмәк, 2,5 кг бәрәңге, 220 г яшелчә һәм 5 кг салам бирәләр.

    Район газетасының 1941 елның 23 июнь саны 22 июньдә сугыш башлану хәбәре алынганчы басылган була инде. Аның битләрендә хәвеф сизелми, тормыш үз чираты белән барган кебек. Язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы, печән өстенә һәм урып-җыюга әзерлек турында хәбәр ителә. Авыл кешеләренең кәефе әйбәт, уңышның яхшы булуы көтелә...

    Газетаның аннан соңгы саннары сугыш сулышы белән тулы. Кешеләрнең планнары һәм өметләре, тормышы бер мизгелдә  җимерелә. Авылларда, предприятиеләрдә  митинг-лар үткәрелә, ир-егетләрне фронтка озату башлана. Хәрби комиссариатка фронтка ирекле рәвештә җибәрүне сорап гаризалар агыла. Беренчеләрдән булып Түбән Курсадан Гали Каһиров, “Заготзерно”дан Ибраһим Зиннуров килә (“Яңа тормыш”, 10 июль 1941).

    Бөтен ил дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Районнан 25 меңнән артык кеше фронтка китә. Тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә. 1944 елны каршылаганда Арча районы  хезмәтчәннәре Кызыл Армиягә 2747 пар йон оекбаш һәм бияләй, 247 җылы кием һәм 428 сарык тиресе җибәрәләр (“Яңа тормыш”, 1 гыйнвар 1944 ел) .

    Район газетасында тыл хезмәтчәннәренең фронттагы якташларына хатлары, сугышчыларның җаваплары басыла.

    Сугыш җәрәхәтләрен төзәтү елларында да тормыш җиңел булмаган. Газета төпләнмәләрен актарганда ирексездән “ничек түзгәннәр?” дип уйлап куясың. Икмәкне норма белән бирү дәвам итә. Бөтен районга 12 комбайн, төп көч – ат һәм кул көче. Әйбәт хәбәрләр дә бар – 1946 елда Арчада 400 урынлы мәктәп төзелә башлый, электр станциясе кичке сәгатьләрдә йортларга яктылык бирә...

    Әнә шулай газета тарихы район тормышы белән үрелеп бара. Газета да үзгәрә, эшче һәм авыл  хәбәрчеләре хатларына зур урын бирелә, тәнкыйть материаллары райком бюросында карала, гаеплеләр җәзага тартыла. Без район газетасында төрле елларда хезмәт иткән журналистларны, башка хезмәткәрләрне, типография эшчеләрен зур хөрмәт белән искә алабыз.

    Без дөресен язарга ярамаган елларда да ялганламаска тырыштык, газета укучыларыбызның ышанычын югалтмадык. Матбугатның көче дә шунда. Бәйрәм белән!

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: