erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

900 гә якын хәрби коронавирус йоктырган

874 Русия хәрбиләрендә коронавирус ачыкланган, дип хәбәр итәләр Оборона министрлыгында.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, Кораллы көчләрдә марттан 26 апрельгә кадәр тоташ тестлар үткәргәннәр. Анализлары уңай нәтиҗәле хәрбиләр госпитальләрдә дәвалана.

“Оборона министрлыгы госпитальләрендә – 314 кеше, хезмәт итү урыннарындагы изоляторларда – 175 кеше, дәваханәләрдә – 6 кеше, өй шартларында изоляциядә – 379 кеше”, – диелә хәбәрдә.

Коронавирус пандемиясе дөньяның барлык илләрен дә ялмап алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, таҗлы вирус йоктыручылар саны 2,8 миллионга җитте. Шуларның 195 меңе үлгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Русиядә 80 меңгә якын коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, 7 меңгә якын пациент савыккан, 747се – үлгән.

Русиядә COVID-19 белән бәйле барлык рәсми хәбәрләр стопкоронавирус.рф  порталында урнаштырылган.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/900g-yakin-h-rbi-koronavirus-yoktirgan-239969/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X