erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиздән 100 яшен тутырачак Мәдинә ханым сайлауларда катнашы

Бүген, 13 сентябрь көнне, районыбызның Иске Ашыт авылында яшәүче иң өлкән кешесе сайлауларда үз тавышын бирде.

Сайлау участогына килмәсә дә,  Мәдинә Шәрәфиева, аны сайлатырга килгән комиссия әгъзаларын елмаеп каршы алды. Битлек, перчатка, авторучка, бюллетеньнәр, ящик - барлык тиешле шартлар да үтәлгән иде. Күптән көткән кунакларын чакырган кебек, Мәдинә әби аларны түргә дәште.

Ничек язарга кирәклеген аңлатканнан соң, ике айдан 100 яшен тутырасы әбиебез, күзлек тә кимичә укып  үз тавышын бирде, Комиссия әгъзалары әйткән урыннарга имзасын куйды. 

Сөбеханалла дип күзәттек Мәдинә әбине. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Озак яшәүнең сере нәрсәдә" дип сорауга "Бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга кирәк", диде. Яшьләргә үзе күргән авыр заманнарны кичерергә язмасын дип теләде.

100 Яшьлек туган көненә чакырып, искиткеч моңлы тавышы белән җырлап озатып калды безне нурлы Мәдинә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Тиздән 100 яшен тутыручы Мәдинә әби

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре сайлау

2
X