Аңа быел 100 яшь тула
Узган ел бәрәңге алганда күз тиде, ахры, быел бик эшлисе дә килми әле.
Быел Иске Ашытта яшәүче Мәдинә Шәрәфиевага 100 яшь тула.
Танышырга булдык үзе белән. “Мәдинә апа монда яшиме?” – дип сорадым каршыма чыккан ир-аттан. Ул җавап бирергә өлгергәнче, “монда, монда”, – дип каршыма өлкән яшьтәге бер апа килеп чыккач, бермәл ни әйтергә белми аптырап калдым. Ул, дисәң, инде... 100 яшьлек кешегә ошамаган. Авызымны ачып сорау бирергә өлгермәдем, “мин булам инде”, – дип җавап та бирде ул. Нинди йомыш белән килүемне белгәч, өстәл янына алып килеп утыртты да, фоторәсемнәр белән альбомны кулына алып истәлекләре белән уртаклаша башлады.
– Әллә нишләп быел бераз картаеп киттем әле мин, – дип куйды ул ирексездән мине елмаерга мәҗбүр итеп. – Әмма үткәннәрнең барын да хәтерлим. 1920 елгы мин. Шушы авылдан. Яхшырак тормышлы гаиләдә үстем. Аерым хуҗалык идек. Аннан колхозга кердек. 14 яшьтән әнисез калдым. Үги әни белән яшәдем. Гаиләдә дүрт бала идек. Икесе сугышта һәлак булды. Энемне ФЗӨгә җибәрделәр. Мин Казанга киттем. Мәскәүдә дә эшләп кайттым әле. Өч ел. Аннан әти җибәрмәде. 1941 елда күкне кара болыт каплады. Ул елларда күргәннәр... Сверлауда урман кистем, Мари урманнарында эшләдем. Сал ясадык. Шулар белән яралыларны ташыганнар. Окоп казыдык. Шуннан елга буйлап җәяүләп Казанга кайтканны хәтерлим. Икмәкнең бер буханкасы 600 сум заманнарны да күрдем. 35 сум хәзер кибеттә. Ниндие кирәк. Икмәккә кадер бетте, менә шуна бирде Ходай Тәгалә бу коронавирус дигән авыруны. Аннан ат белән Арчага ашлык ташыдык. Кышкы бураннарда да юлга чыгып китә идек. Капчыкларны күтәреп төядек, бушаттык. Башня кебек биек әйбергә трап буйлап җилкәгә капчык салып алып менә идек, – дип искә ала Мәдинә апа.
– Бу хәлләргә ничек түзгән икән, дим. Без күршедә генә яшибез. Кайвакыт аяк тәмам бетте, дип, көчкә аягымны өстерәп килеп керәм. Әнинең “нишләптер бөтен җир сызлый әле бүген”, диюенә, әйтәсе сүземне дә әйтергә оялып чыгып китәм, – диде 73 яшьлек кызы Гөлсәрия.
Аннан кайткач кызны тракторчылыкка укыталар. Яңа Кенәрдә МТСта эшли ул. Алты кызга өч трактор. МТС кая җибәрә, шунда барып эшләгәннәр.
– Басудан кайтып керә алган булмады. Тамак тук булса ярый да ул. Ачлыгы үзәккә үтә бит. Мәмсә белән ике арада җитен үсә иде. Шуның орлыгын җыеп алып кайтабыз. Күз алдына китереп карагыз, энә очы кадәр генә бик вак ялтырап торган, изелми торган орлыклар. Шуларны нәрсә беләндер катырып күмәч пешерәләр, – ди Мәдинә апа. – Үз гомеремдә ике ачлыкны кичерергә туры килде миңа. Берсе 1921 елгы, икенчесе сугыш елларындагы. Бүтән беркемгә дә ачлык күрергә язмасын иде.
1946 елны сугыштан кайткан авылдашына кияүгә чыга кыз. Мәдинә апа стенага эленеп куелган хәрби киемнән төшкән чибәр генә ир-атка күрсәтте. Берлинда төшкән фоторәсеме икән. 74 яшендә 1994 елны вафат булган.
– Сугыштан соң кайда эшләдегез соң, Мәдинә апа? – дип кызыксындым.
– Бәбәй таптым да бәбәй таптым. Ел саен бер бәби алып кайттым. Тугызы исән-сау, дүртесе үлде. Өч балаң үлсә, оҗмахка керәсең, диләр иде. Минеке дүрт ук булып китте, – диде ул моңсу елмаеп. – Ирем: “Сугышта һәлак булганнар өчен дә бала үстерергә кирәк бит. Унау да булмагач”, – диде. Әмма бала таптым, дип өйдә ятмадык инде. Колхозда, басуда булдык. Кибән куярга бик оста идем мин. Ирем дә эшкә әрсез кеше булып чыкты. Бер елны Сөрдедә басуда ашлык ятып беткән булган. Урып булмый икән. Калдырып китәргә уйлаганнар. Ирем сәнәк белән ашлыкны күтәреп, комбайн ургычына салып йөргән. Бөтен басуда. “Ашыттан бер җен килгән иде”, – дигән халык. Шуннан аңа “җен” кушаматы тактылар.
Мәдинә апа каршындагы фотоальбомны ачып фоторәсемнәрне күрсәтә, аларның тарихларын сөйли башлады. Менә монысын 1941, монысын 1944 елда төшкән идек... Чибәр һәм таза гәүдәле кыз булган. Туры сүзле, уен-көлкеле дә. Үзе кызык итеп сөйли, кеткелдәп көлеп куя. Күз генә тия күрмәсен, сокланып утырдым.
– Мәдинә апа, озак яшәвегезне нәрсәдән күрәсез? Сер булмаса, чишегезче, – дип сорап куйдым.
– Үзем дә аптыраган. Нәселдә юк. Ашаудан түгел, анысын төгәл беләм. Ишле гаилә булгач, ит бик эләкмәде. Иремә иртән өч йомырка пешереп куям. Янына балалар килеп утыра. Алар карап торганда ашап утыра алмый бит инде. Бүлеп бирә. Үзе бер йомырка ашап эшкә китә иде, мәрхүм. Шулай барлы-юклы тормышта яшәдек, – диде Мәдинә апа. – Кешегә карата мәрхәмәтсез булмадым мин. Каты бәрелмәдем Көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Аз гына әйберне дә бүлеп, кешеләргә бирергә тырыштым. Бәлкем, шуңа Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер биргәндер?!
– Аннан әни матурлыкны бик яратты. Гөлләр күп үстерә иде. Безнең өй яныннан үтеп баручылар гөлеңнең бер ботагын бирче, дип керәләр. Әни сорасалар, дип әзерләп үк куя башлады. “Рассадаңны әзерлә, гөлгә килә башларлар”, – дия иде әти шаяртып, – диде кызы Гөлсәрия.
Мәдинә Шәрәфиева бүген төп йортта улы Газинур белән яши. Балалары – аның терәге. Күршедә кызы булу – үзе бәхет. Тормышыннан зарланмый. Шөкер итеп яши. Күзләренә операция ясаткан булган, барын да күрә.
– Колак кына быел бераз тонып тора башлады. Узган ел бәрәңге алганда күз тиде, ахры, быел бик эшлисе дә килми әле. Аннан менә ветеран буларак, 80 мең сум акча бирделәр. Шуңа баз өсләрен эшләтеп йөрим. Үзем исән вакытта, – диде Мәдинә апа безне озата чыкканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев