erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аңа халык белән эшләве рәхәт

“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә озак еллар шофер булып эшләгән Нәкыйп Шәрәфиевка “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” исеме бирелде

Аның Татарстан Республикасы Автотранспорт министрлыгының Мактау грамотасы, “Алдынгы транспорт белән идарә итүче” исеме, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм тагын бик күп Мактау хатлары бар иде инде.

Нәкыйпнең әтисе Нуретдин абый гомер буе автобус йөртте. Алдынгылыкны бирмәде, шулай ук мактаулы исемнәр яулады. Кечкенә вакытларында әтисе белән еш юлда йөрергә яраткан Нәкыйпкә бу һөнәргә мәхәббәт тә шул вакытта ук сеңеп калгандыр, мөгаен.

– Без Симетбашта яши идек. Башта Яңа Кенәргә, аннан Арчага күчеп килдек. Өч бала үстек. Абыем Наил дә гомер буе автобус-

та  эшли, – диде Нәкыйп. – Арчага килгәндә мин 4нче сыйныфта укый идем. Өченче мәктәпне тәмамлау белән эшли башладым. Кичләрен кичке мәктәптә шоферлыкка укыган идем. Башта “ПМК-16”да тракторда, аннан “Сельхозхимия”дә “КамАЗ”да йөрдем. Әти миңа: “Автобус йөртүче булсаң, эшең бетмәячәк”, – диде. Аның сүзен тыңлап, кичләрен автобус шоферлыгына белемемне күтәрдем. 1985 елдан Арча автотранспорт предприятиесендә эшлим.

Башта ул әтисе белән бер автобуска “ПАЗ”га утыра, аның алмашчысы була. Аннан “ЛАЗ”, “Мерседес”, “ЛИАЗ” автобусларын бирәләр.

– Иң беренче булып “Мерседес”, “ЛИАЗ” автобусларында мин йөрдем, – ди Нәкыйп. – Ул автобуслар хәзер юк инде. Бүген мин “ПАЗ” автобусы белән көн дә Казанга эшчеләр йөртәм. Хезмәтемне бик яратам. Чын күңелдән әйтәм. Һәм яңадан мөмкинлек бирсәләр дә, бары тик шушы һөнәрне генә сайлар идем. Миңа халык белән эшләве рәхәтлек бирә. Дөрес, кешеләрнең дә төрлесе бар, юлда төрле хәлләр килеп чыга. Әмма мин уртак тел табарга, аларның сүзләрен тыңларга тырышам.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер автобус белән бик йөрмиләр, күбесенең үз техникасы бар. Әмма элегрәк утыра алмыйча калган чаклар да күп була иде. Бигрәк тә электричка төшкән сәгатьләрдә. Автобусны сырып алалар, ул дыңгычлап тула. Шоферга карата да ачулану сүзләре әйтелгәндер. Ә менә аңа ничек булды икән? Шуның кадәр пассажирның куркынычсызлыгы өчен ул җавап бирә бит. Өстәвенә әле юллар нинди иде?!

– Хәзер юллар асфальт. Йөрүе үк рәхәт. Элеккеге юллар төшкә керсә дә куркыныч. Ул Әтнә юллары... яңгыр яуса, үзе бер газап. Шыплап тулган автобус белән акрын гына барасың инде. Балтачка да автобуслар йөрмәгән заманнар бар иде. Лесхоз – соңгы тукталыш, – дип искә ала Нәкыйп Шәрәфиев. – Бервакыт Каменкадан чыгармадылар. Көчле буран иде. Пассажирлар электричкага китте, ә без юлда төн кунып, иртән юллар ачылганнан соң гына кайттык. Хатыным Илсөя дә бик сабыр булды, мине аңлады. Юлда нәрсә булмас?!

Ул 35 еллык хезмәтен исәпкә алып, үзен шулай зурлаганы өчен оешма җитәкчесе Рүзәл Гәрәевка бик рәхмәтле. Җитәкче үзе дә аның турында мактау сүзләре генә җиткерде. “Нәкыйп Шәрәфиев – иң алдынгы, җаваплы шоферларыбызның берсе. Аның турында фикеремне сорыйсыз. Нинди мактау сүзләре бар, ул аларның барысына да лаек, – диде җитәкче. – “Атказанган транспорт хезмәткәре” исеме дә аңа лаеклы рәвештә бирелде”.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маскасын салан булса анлар идем

    2
    X