erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аңа нибары 56 яшь иде

Ышанасы килми

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Заһидә Мингали кызы Гайфуллина вафат булды.

“Әле дә аңга килә алмыйбыз. Бирешә торган кеше түгел иде бит,  – дип өзгәләнә хезмәттәшләре”. 

Заһидә Гайфуллина 1994 елда Арча балалар сәнгать мәктәбенә баян классы буенча укытучы булып килә. Беренче көннән үк коллектив аның чын профессионал булуын, куйган максатына омтылып, намусы кушканча эшләвен, таләпчәнлеген күреп ала. Катнаш халык инструментлары ансамбле оештыра, 1998 елдан халык инструментлары оркестрын үз кулына ала. Сәнгать мәктәбе профсоюз оешмасы җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкара, халык инструментлары бүлекчәсен җитәкли.

– Заһидә Мингалиевна гомер буе музыка бүлегендә балаларны баян, гармунда уйнарга өйрәтте. Укучыларының Татарстан, Россия һәм халыкара бәйгеләрдән призлы урыннарсыз кайтканы булмады, – диде сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова. – 25 декабрь көнне оркестры белән сәхнәдә чыгыш ясады, икенче көнне хәлем начарланып тора, диде. 30 декабрь көнне ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга хастаханәгә алып киттеләр. Бирешер дип уйламаган идек. Чөнки көчле, актив, энергиясе ташып торучы, инициативалы кеше иде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ачык күңелле, тормышны ярата, куелган максатларына ирешә торган, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белүче хезмәттәшебез балалар, ата-аналары белән дә яхшы мөнәсәбәттә торды, – диде мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Наилә Дәүләтшина.

– Пыр тузып эшли торган зур хәрефләр белән язарлык чын укытучы иде инде, – дип кушылды Альберт Гайнетдинов. – Аның белән күп еллар бергә эшләдек. “Мирас” дигән гармунчылар ансамбле оештырып җибәрдек. Балаларга һәр яклап җай таба иде. Шуңа аның укучылары, ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып, берсеннән дә җиңүсез кайтмадылар. Башлаган эшен төгәлләмичә калмас иде. Ата-аналар белән дә аралашып торды. Бәйгеләргә печенье-конфет тутырып бара, автобуска утыру белән, укучыларны ашата, чәйләр эчертә. Бөтенесен аналары кебек кайгыртып йөртте. 

Ире белән бик матур яшәгәннәр. Улы сәнгать мәктәбен, сәнгать училищесын тәмамлап, консерваториягә укырга кергән. Тик 20 яшендә булса да, аңа беренче чиратта әни кирәк шул әле.

– Гаиләсенең, барлык туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз. Урыныгыз оҗмахта булсын, Заһидә Мингалиевна. Сез безнең күңелләрдә якты хәтирә булып мәңге сакланырсыз, – диләр хезмәттәшләре, Арча сәнгать мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X