erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Аҗаган" хәрби-патриотик чараның район этаплары бара

“Аҗаган” уены район этабының быелгысы Арчаның 5нче гимназиясе һәм 2нче мәктәбендә оештырылды. 10 март көнне гимназиядә уздырылган ярышларның без дә шаһитлары булдык.

Әлеге финал уеннарында җиде мәктәп катнашты. Арчаның 1нче, 6нчы, Апаз, Ашытбаш, Түбән Мәтәскә, Шушмабаш мәктәпләре һәм 5нче гимназия командалары үзара көч сынаштылар. Егетләр һәм кызлар билгеләнгән маршрут буенча җиде төрле сынау аша уздылар: сафка тезелү һәм җыр, мылтыктан ату, граната ыргыту, автоматны сүтеп-җыю, физик күнегүләр, “Азимут буенча хәрәкәт” һәм “Россия тарихы сәхифәләре” интеллектуаль бәйгесе. Катнашучылар физик һәм хәрби яктан гына түгел, белем-күнекмәләренең тирәнлеге ягыннан да тикшерелде. Мәсәлән, “Азимут буенча хәрәкәт” бәйгесендә егет-кызларның компас белән эшли белү осталыгы сыналды. Граната ыргыту ярышы саф һавада үткәрелде. Гимназиянең тирында иң куркыныч сынауларның берсе барды, биредә катнашучылар мылтыктан атты. Монда тәртип һәм таләпләр аеруча кырыс иде. Спортзалда баручы автоматны сүтеп-җыю ярышында укучыларның җитезлеге тикшерелде, иң кыска вакыт аралыгында сүтеп җыючы команда исеменә ярышты алар.

Хәрби-патриотик уеннарны Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов ачып җибәрде. Катнашучыларны сәламләү белән бергә, бүгенге көндә армия сафларында намуслы хезмәт итүче Кәрим Рәхимҗановның әти-әнисенә Рәхмәт хаты тапшырды ул. “2021 елның декабреннән генә гражданлык бурычын үтәргә киткән райондашыбыз исеменә мактау сүзләре алу чиксез горурлык”, – диде хәрби комиссар.   

Ярышларның иң күңелле мизгелләре – җиңүчеләрне бүләкләү. Егет-кызлар узган сынауларда иң-иңнәр аерым билгеләнде. Шушмабаш урта мәктәбеннән Зәлия Таҗетдинова һәм Арчаның 1нче мәктәбеннән Альмир Әхмәдуллин иң төз атучылар, Шушмабаш мәктәбеннән Алисә Сәйфетдинова һәм Дамир Абдрахманов көч таләп итә торган физик күнегүләрне иң яхшы башкаручылар дип табылды. Командалар арасыннан Шушмабаш командасы – 1нче, Арчаның 1нче мәктәбе командасы – 2нче һәм 6нчы мәктәп егет-кызлары 3нче урынны яуладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген шундый ук ярышлар Арчаның 2нче, 7нче, Лесхоз, Наласа, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Курса-Почмак, Иске Чүриле мәктәпләре арасында бара.

Призлы урыннарны алучы алты команда март ахырында үзара көч сынашачак. Җиңүче команда зона ярышларында безнең район данын яклаячак. Хәрби һәм физик яктан иң әзерлекле командалар билгеләнгәннән соң, Татарстанның җиде районында зона ярышлары узачак. Югары Ослан, Әтнә, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнары командалары быел Арчага җыелыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X