Реклама
Бүгенге заманда да таракан бармыни ул, диярсез.
Бар икән шул. Арчада кибеттән ризык алганда каршыма ук килеп чыкты. Күптән күргән юк иде инде ул кызыл тараканны. Студент вакытта тулай торакта бергә яшәдек без алар белән.
Ничек тулай торак җитәкчелеге юк итмәгәндер инде аларны?!
Шуннан бу кызыл таракан ияреп авылга кайтты. Әни аларны күргәч, бик борчылды. Авылда бетердек без аларны. Хәзер тулай торакларда ничектер?
Бөҗәкләргә каршы көрәшү чаралары хәзер күп. Ничек һаман да бетми алар?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз