Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ач кешеләргә ярдәм кулы сузучы Каймә апа

    Муллагалиева Каймә Габдулхай кызы 1932 елның 9 мартында Арча районы Өтнә авылында туып үскән.

     

        Ялт иткән йортта ачык йөз, тәмле чәй белән каршы  алды безне Каймә апа.  Муллагалиева Каймә Габдулхай кызы 1932 елның 9 мартында Арча районы Өтнә авылында туып үскән. Башлангыч белемне 4 нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә ала, аннан соң 7 нче сыйныфка кадәр Әзәк мәктәбендә укуын дәвам итә. Кайгы өстенә, кайгы килә гаиләгә. Әтисе Габделхәй Каймә апа туганнан соң 7 көннән соң үлеп китә. Яз көннәре күпер өстеннән су ага, аларны ерып җибәрүче булмаган. 1927 нче  елгы абыйсы суга агып китә, шул елдан соң 7 ел авырып урын өстендә ята.

         Үткән тормышы,  күргән авырлыклары турында хатирәләрен яңартасы килмәсә дә, акрын гына сөйләп китте: “ Балачагым, яшьлегем бик  авыр елларга туры килде. Бөтен тормышны әнием белән бергәләп алып бардык. Үзәккә үткән ачлык, ялангачлык...  Җитмәсә хөкүмәткә 44 кг ит, 200 данә йомырка, 250 литр сөт, 2 кг сарык ите, 1 кг сарык йоны, 200 сум культсбор тапшырырга кирәк. Менә шуларны түләп азапланып яшәдек. Өйдә ашарга юк,  бер мич бәрәңгесе өчен 7 нче сыйныфка кадәр тырыша-тырыша укыдым. Кычыткан, алабута жыеп ашадык, аларны чабып, ваклап түгәрәкләп суда пешерә идек, аннан сепарат сөте белән ашый идек. Куе сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Сыер асрый алган гаилә ул чорда бик бәхетле. Юкә яфрагы ашадык, ул эчне бик киптерә. Без өч кыз бик дуслар, бик ябык, хәлсез идек. Полиэтиленнан ничек яктылык күренә,  менә шулай эчәгедән кычыткан үткәне күренә, без бер-беребездән шуны карыйбыз. Кызык та, кызганыч та хәлләр... Кышын суык үзәккә үтә:  салам түбәле, иске өй, ягарга утын юк, әрем җыябыз; кияргә кием юк, әни белән икебезгә иске итек, шуны ертык сөлгеләр белән урап чиратлашып киябез”.  7 нче сыйныфны тулысынча укырга насыйп булмый Каймә апага, кызны урман кисәргә җибәрәләр, ләкин аны 15 көннән, кечерәк әле син дип,  куып кайтаралар, ә менә сугыш вакытында Лаеш урманында үтмәс кул пычкысы белән 56 кубометр утын кисүдән котыла алмый Каймә апа. “Чәчү чәчәргә кеше юк, төнге сменага 4 кызны чыгардылар. Ашлык кына салмыйлар, 1кг ашлык, 1кг ашлама да салалар. Олы 70-80 кг капчыкларны төяп, бушатканда асларга сиеп җибәрә идек. Йөрергә хәл юк. Басуга эшкә: чүп утарга, борчак җыярга чыгаралар “ ,- дип елый-елый искә алды Каймә апа.     

         “Председатель килеп әнигә: “Малаен кайчан ката  инде, окоп казырга җибәрергә кирәк сине, сыерынны колхозга алырбыз”-дип үзәккә үткәне , бүгенгедәй  исемдә,”- ди Каймә апа моңсу гына уйга бирелеп.  Шушындый кыен заманда, авырган баласын караучы ялгыз хатынга ничек шундый сүзләр әйтергә теле әйләнде икән бу явыз кешенең?.. Абыйсы 1943 елның март аенда үлеп китә, ул вакытта суык 44 градус. Кабер казырга ирләр юк, авылда бары ач хатын-кызлар.  10 хатын-кыз 3 көн кабер казыйлар. Көнгә һәрберсенә 1 әр бәрәңге уып аш пешереп ашаталар. Абыйсы ул вакытта тире белән сөяккә генә калып ябыгып беткән була, үлгәннән соң исләнеп бетә. Шуннан соң әнисен окоп казырга җибәрәләр. Күрше Фазулла бабалары сыерны колхозга бирдертми. Менә шул вакытта 9 яшьлек Каймә, ындырдан  көлтә ташып сыерны туйдыра. Фазулла бабай аңа ярдәм итә, киленнәре сыерны сава. Кайма апа кечкенәдән усал, ләкин тырыш, эшчән бала булып үсә. Арыш көлтәсен кечкенә, хәлсез куллары белән ташып сыер туйдыра, хәтта запас да туплый. 1 айга якын 9 яшьлек бала үзе генә көн күрә, сыерын асрый. Сугыш беткәч тә тормышлар бик авыр була.  58 нче статья белән куркытып бик күп кешеләрне төрмәләргә ябалар. Каймә апаның әнисен дә алып китәләр, 15 көн ябып сорау алалар. Имеш колхоз председателе Сталинны яманлап сүз әйткән. Авылдагы Гыйният абый Каймә апаның әнисен утыртырга маташалар дип, милиция идарәсенә алып төшә. “Өскә кияргә кием юк.  Укытучы Гыйният абый иске, ертык телогрейканың җиңен кисеп, итек итеп киертте, калган өлешен өскә кидем. Ул мине милиция идарәсендә калдырды. “Әнине бирегез” .- дип елыйм. Начальник янына керттеләр, ул кара диванга чалкан яткан, наганы белән уйнап ята. Мине күргәч, эче катып көлде, аннан шоколад бирде. “ Халык дошманын яшерә. Атам мин аны “,- дип күзләрен акайтып кычкырып җибәрде. Әнине алып керделәр, әни беткән, хәлсез; аны азаплаганнар. Бик каты кысып сорау алганнар. Әнинең аягына ябышып елап җибәрдем, бер милиция мине тартып алмакчы була. Мин елыйм. “Әйттемме, әйттемме, атам” , - дип куркытып әнигә җикеренәләр. Әнием шулвакыт акрын гына: “Колхоз председателенең җир өстенә килгәне юк”, -дип әйтә. Хәлсез, бетерешкән анага, хәерче киемнәргә төренгән балага карап торалар. Әллә жәлләп, әллә уңай җавап алып булмас моннан дип, милиция идарәсенең биек баскычыннан әни белән икебезне  тибеп торып төшерделәр, әнием белән тәгәрәп төшкәннәрем әле дә хәтердә “,- дип өзгәләнде Каймә апа.

          Сугыштан соң Каймә апаны мәҗбүри амбар мөдире итеп куялар. Аңа кадәр анда эшләгән 6 кеше төрмәдә утырган була, мин җиденчесе булам инде дип, елый-елый эшкә урнаша. Аңа авыз ачып сүз әйтергә дә бирмиләр ул вакытларда. Өтнәдән Тыңламас(Александровка) дигән авылдан өй сатып алып шунда яши башлыйлар. Тыңламаста элек ике йөзләп хуҗалык булган. Анда бер бай хатын яшәгән, аның зур бакчасы булган.  Австрия пленныйлары барлык эшләрне эшләгәннәр. Сугыш вакытында , сугыштан соң да халкыбыз өчен  бик авыр, азаплы еллар була. Каймә апаны амбар мөдире булып эшләгәндә гел тикшереп торалар. Шулай булса да ач кешеләрне кыерсытмый, аларга аз гына булса да өлеш чыгара. Аналары ташлап киткән балаларга да ярдәм итә. Амбар янына һәрвакыт ачлар килә, амбар ярыкларынннан коелган бөртекләрне берәр учлап җыючыларны да күрмәмешкә салыша торган була. Ындыр табагында  Казаннан эшчеләр килеп эшләгән. Аларга үгез, сарык суялар. Каймә апа бик авыр, ач яшәгән кешеләргә, җитәкчеләргә әйтмичә генә, бераз үпкә-бавыр бирә. Менә шулай итеп, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, гади халыкка ярдәм итүе, батыр йөрәкле, гадел булуы һәркемне сокландыра. Шундый яхшы, эшен җиренә җиткереп башкаручы Каймә апаны район җитәкчеләре дә хөрмәтли һәм йортын Арчага күчереп салырга да ярдәм итәләр. (Тыңламас авылы таркалу сәбәпле) Каймә апа 46 ел склад  мөдире булып хезмәт куя: авылда амбар мөдире булып, ипи пешерү заводында, КСМ да 15 әр ел, базада – 1 ел. Менә шундый авыр тормыш юлы үтеп,  үзендә яшәргә, эшләргә көч тапкан сугыш чоры баласы Каймә апа бүген зур хөрмәткә лаек.  Бүгенге көндә бердәнбер кызы Мәүҗидә, кияве Рәшиднең ярдәмен, күнел җылысын тоеп Арча шәһәрендә гомер итә.  Шулай ук оныклары Ләйсән, Лилия, кияүләре, оныкчыклары һәрвакыт хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Очрашуыбыз Каймә апаның Арча турындагы шигыре белән тәмамланды:

    Арчам матур, Арчам зур

    Арча - безнең йөрәк ул.

    Авыр булган вакытлар да

    Таянырга терәк бул!

    “Казан арты” музееның этногрфия бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева                        

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: