Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Ач үстем, шуңа таза булганмын"

    Ул көнне Сикертән авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фатыйх ага Дәүләтшинга 95 яшь тулды. Шул уңайдан мәктәптә бик матур очрашу булды.

     

    Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин катнашты. Фатыйх абый бик теләп балалар белән аралашты, җырлады. Шунда аның әле тальянда да уйнавын белдек.

    Шул көнне мин Фатыйх ага белән өендә очраштым. Күрдем дә, хәйран калдым. “95 яшендә булса да күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри”, дигән сүзләр аңа бөтенләй дә туры килми. Чөнки андагы энергия – ташып тора. Хәтере – искитмәле. Тормышка мәхәббәте – чиксез. Соңыннан гына аңладым, ул өч тапкыр үлемнән калган һәм бүген һәр мизгелнең тәмен белеп, барлык үлемнәргә үч итеп яши.

    – Тумышым белән Гөберчәктән мин. 7 яшемдә әти үлгән, әни өч баланы ялгызы үстергән. Кечкенәдән эшләргә туры килде. 1943 елның гыйнварында повестка килде. Хәрби комиссариатта таза, нык гәүдәле 18 яшьлек егетне күреп аптыраштылар. Ач үстем. Шуңа таза булганмын. Дөрес, үләрлек үк ач та түгел идек. Черек бәрәңге булды. Кешене ашау түгел, эш тота, – диде Фатыйх абый. – Икенче көнне кәнсәләргә чакырдылар. “Әни, чакыралар, китәргә инде. Бик борчыласыңмы?” – дим. “Юк. Сугышка ярарлык ул үстерүем белән горурланам”, – диде ул. Нык йөрәкле иде. Таза тормышлылар андый була алмый. Авылдан биш кеше чыгып киттек. Арчада бераз ятканнан соң, товар поездына “төяп” Чувашиягә запас полкка өйрәтергә җибәрделәр. Аннан – фронтка.

    Ачлы-туклы баралар. Смоленскига җитәрәк эшелонны туктаталар да, аркаларындагы капчыкларга сохари, колбаса, тушенка тутырып җәяү җибәрәләр. Төнлә урмандагы бер частька кушылалар. Икенче көнне – һөҗүмгә.

    – Мин Дегтярев кул пулеметы белән. Окоптан читкәрәк бер чокырга барып утырдым. Миңа таба сызгырып пуля очып килгәнен сизеп, окопка сикердем. Артымнан ук теге мин утырган урын күккә очты. Беренче тапкыр сугышчан чирканчыкны шунда алдым. 1944 елда немецларны куа киттек. Әмма аларга өстәмә көчләр килеп кушылды. Безгә бераз чигенергә туры килде. Шунда каты яраландым, – диде ул. – Аннан Көнчыгыш Пруссия. Мин отделение командиры. Урманда бер урынга тукталдык. Атыш башланды. Шул тирәдә немецларның бронетранспортерлары калган булган, алырга килгәннәр. Һөҗүмгә күчтек. Без ак киемнән. Каеннар арасында. Каен да ак, мин дә. Янымнан ук үтеп киттеләр, күрмәделәр. Польшага җиттек. Гданскига барабыз. Көтмәгәндә немецлар минометтан күз ачкысыз көчле ут ачтылар. Баш күтәрерлек түгел. Шунда яралы солдатларны тынычрак урынга ташыдым, аннан ат табып (алар да кырылган иде), госпитальгә озаттым. Китеп кенә бар инде шулар белән. Юк, нәрсәдер шушы урынга тарта бит. Кире киттем. Карасам, балчык астында байрак ята икән. Аны алып чыгып, икенче берәүгә тапшырдым. Шунда гына үземнең дә яраланганымны белдем. Корсак ачык, снаряд кыйпылчыгы телогрейканы алып киткән. Монысы өченче тапкыр яралануым булды.

    Сугыш беткәндә Фатыйх Дәүләтшин Польшада госпитальдә була. “Берзаман атышлар башланды. Тәрәзәне ачтык. “Сугыш беткән!” – дип кычкыралар. Секунд эчендә палата эчендәгеләр акылдан язгандай булды. Матур җомга көн иде ул. Соңгы атуыбыз булсын, салют ясыйбыз, дип мылтыклардан аттык. Еладык”, – дип искә ала ул көнне ветеран. – Сталин карары нигезендә өч тапкыр яраланган солдатларны өйләренә кайтарып җибәрделәр. Товар поездында бер ай кайттык. 1945 елны октябрь бәйрәменә генә кайтып җиттем.

    Егет колхозны күтәрүдә көч куя, 1948 елда өйләнә, 1950 елны гаиләсе (хатыны 2012 елда вафат) белән Казанга китә. Балалары туа. Фатыйх абый лаеклы ялга чыкканчы дәрәҗәле урыннарда эшли, ихтирам казана. Хәзерге вакытта Сикертәндә, хатынының туган нигезенә салынган йортта берүзе яши. Тик ветеран ялгызлыкны сизми дә, чөнки балалары аның янына бик еш кайта. “Берүзем яшим. Нәрсәсе бар аның? Мин бик бай кеше. Һәм ялгыз түгел. 6 балам, 15 оныгым, 21 оныкчыгым гына бар, – диде ул елмаеп.

    Фотога төшкәндә, урындык башына эленгән пиджагын алып киде. Сул як күкрәген пиджагының итәгенә кадәр орден-медальләр каплаган. Арасында “Кызыл Йолдыз” һәм “Дан” ордены да бар иде.

    Гөлсинә Зәкиева

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 июнь 2020 - 19:51
      Без имени
      Тыныч йокла инде бабай .Без синен алда баш иябез.