erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ачы Әфган җиле язмышларны телеп үтте, калды яралар...

1989 елдан башлап 15 февраль “Әфганчылар көне” буларак билгеләп үтелә. Узган атнада, Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуга 34 ел тулу уңаеннан, районыбызда истәлекле чаралар узды.

Тарихи күзәтү

Әфганстанда сәяси кризис 1973 елда ук башлана, 1978 елдан ул кискен этапка күчә.Сугыш 1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә.Тугыз ел, бер ай, 18 көн дәвам иткән дәһшәтле хәрби хәрәкәтләр меңләгән гомерләрне өзә. Ә исәннәр әлеге елларны күз яшҗләре белән искә ала.

Татарстаннан бу сугышта 9358 кеше катнаша. Аларның 296сы һәлак була. 231 кеше сугыштан алган яралардан үлә.

Арча районы буенча әлеге сугышка чыгып китүчеләр саны 160 тирәсе дип исәпләнә. Өч якташыбыз, кызганычка каршы, яу кырында ятып кала. Марат Лотфуллин, Фәнис Бикбаев һәм Васил Әһлиуллинның туган якка җәсәдләре генә кайта. Тик сугыштан алган яралардан яки авырып вафат булган райондашларның саны бүген инде 54кә җитте. Быелгы 34 еллык бәйрәмне районда 103 әфганчы каршы алды.

 

Аларны онытмыйлар

Арча районының “Хәрби туганлык” сугышчан-интернационалистлар берләшмәсе һәм Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге ел саен әфганчыларның әти-әнисе, якыннарының хәлен белеп, мәрхүм сугышчыларның каберләренә зиярәт кыла. Быел да үлгәннәрнең каберләренә чәчәкләр салынды, авыл җирлекләрендә укучылар белән тәрбия чаралары уздырылды,мәрхүм әфганчыларның тормыш иптәшләре һәм гаиләләре белән күрешеп, аларга күчтәнәчләрөләшенде.

Арчада гомер итүче Геннадий Пушкаревның Әфганстан сугышында катнашкан олы улы Олегны искә алып, гаиләсе белән күрештеләр. Күрсәткән игътибар һәм ихтирам өчен әти кеше рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Узган ел мәрхүм булган, иң беренчеләрдән булып Әфганстан сугышына кергән Идрис Надршинның “Арча хәбәрләре”ндә хезмәт куючы тормыш иптәше Румия ханымга күчтәнәчләрне редакциягә китерделәр. Әлеге матур мизгелләрне истәлеккә фотога төшереп алдык. “Хәрби туганлык җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Әфганстанда хәрби хезмәт үткән Илнур Яруллин һәм Рафис Җамалиевка Румия Надршина олы рәхмәтләрен әйтте.

 

Тере истәлекләр

Арчада, Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү һәм чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу максатыннан, “Тере истәлекләр” дип аталган чара узды. Шәһәр үзәгендә урнашкан һәйкәл каршына, сугышта вафат булган батыр ир-егетләр истәлегенә, чәчәкләр салынды. Аннан соң, бәйрәм чарасы Мәдәният йортында концерт белән дәвам итте. Биредә район башлыгы Илшат Нуриев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов,ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Вахитов һәм әфганчы райондашлар катнашты.

Бәйрәм концертын Илшат Нуриев ачып җибәрде. Залга җыелган батыр райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, озын гомер һәм күңел тынычлыгы теләде ул. Бүгенге вәзгыять турындагы ялган мәгълүматларга ышанмыйча, бары яхшыга ышанырга чакырды.

  Районыбыздагы “Хәрби туганлык җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов үз чыгышында тагын бер кат Әфган җирлегендә узган дәһшәтле истәлекләрне яңартты.

Ел саен әлеге көнне хәрби дусларның бергә җыелуы матур традаөиягә әйләнеп китте. Безнең хәтерләрдә мәңгегә уелып калган сугыш еллары безне берләштерә. Кызганычка каршы, соңгы елларда бергә хезмәт иткән иптәшләребезне соңгы юлга озатканда җыелулар ешрак күренешкә әйләнеп бара. Узган елда гына да без биш хезмәттәшебезне озаттык. Бу бик моңсу. Әлеге залда утыручы һәркемнең үз тарихы бар, әфган сугышы хатирәләре һәркайсының күңел түрендә яши. Без бүген дә ул еллардагы кебек үк көчле рухлы, кыю һәм ватаныбыз өчен батырлыкка әзер егетләр, - дип, горурлык һәм соклану хисләрен белдереп, тыныч киләчәк теләде ул.

Бәйрәм концертында район мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

 

Халык бәйрәме

Бу көнне бәйрәм чаралары район үзәгендә генә түгел, авылларда да оештырылды. Иң күләмле бәйрәмнәрнең берсе Яңа Кенәр авылында иде. Авыл шугалагында “Гаилә хоккее” фестивале узса, Мәдәният йорты фойесында иң оста шахматчылар ярышты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Әфган сугышын кичкән әлеге җирлектәге райондашлар иң элек сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына җыелдылар, вафат булган хәрбиләр истәлегенә чәчәкләр салдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та әфганчы егетләрне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.

“Тугыз елдан артык барган сугышта катнашкан батырларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез чын мәгънәсендә мактауга лаек. Бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә булучыларга гуманитар ярдәм җыюны башлап йөрүчеләр – ул сез. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә матур үрнәк булып торасыз, - диде ул чыгышында.

    Район башлыгы ярдәме белән әфганчы ир-егетләр һәм Яңа Кенәр мәктәбе тарафыннан оештырылган “Гаилә хоккее” ачык шугалакта узды. Биредә әти-әни һәм баладан торган 11 команда катнашты. Ике өлешкә бүленгән шугалакта икешәр гаилә үзләрен әлеге спорт төрендә сынады. Кызу һәм күңелле барган ярышлардан соң, яшҗ аермасына карап, алты җиңүче команданы һәм бер төп җиңүче гаиләне билгеләделәр. Иң оста хоккей уйнаучы гаилә командасы дип Муллагалиевлар гаиләсе танылды һәм аларга “Хәрби туганлык” җәмгыятенең күчмә кубогы тапшырылды.

Уеннарның төп оештыручыларының берсе булган Рашат Салихҗанов сүзләренчә, әлеге фестиваль ел да оештырылыр дип планлаштырыла һәм ул елдан-ел камилләшер дип көтелә. Быел беренче тапкыр узган “Гаилә хоккее”нда һәр катнашучыга диплом бирелде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Барлык катнашучылар, килгән кунаклар, авыл халкы кыр кухнясында әзерләнгән җылы ризык һәм кайнар чәй белән сыйланды.

Бәйрәм уңаеннан уздырылган тагын бер ярыш – шахмат ярышы иде. Биредә җиде яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык теләгән кеше катнаша алды. 26 берсеннән-берсе оста шахматчы кызу ярышларда акыл көчен сынады. Турнирны оештыручы, районның танылган шахматчысы Сөләйман Галиуллин уенны бәяләү белән бергә, үзе дә ярышларда катнашты һәм тагын бер тапкыр иң оста шахмат уйнаучы исемен яулады. Шулай ук Таһир Самигуллин, Рифат Мифтахов һәм Радик Фәйзрахмановлар да алдынгы урыннарда булдылар. Мәктәп укучылар арасында иң яхшы уенчылар дип Булат Хәлилов, Ильяс Тухватуллин һәм Рәйхан Хәбибуллиннар билгеләнде.

  Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Беренче урынны алучы Сөләйман Галиуллин үзенең бүләген залда утыручы иң өлкән ханымга тапшырды. “Яңа Кенәр авылында бүген узган чаралар чын мәгүнәсендә халык өчен оештырылган бәйрәм булды. Авыл халкының бердәмлегенә, киң күңелле булуына сокланам”, - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. 

Спорт чаралары тәмамланганнан соң, Яңа Кенәр мәдәният йортында бәйрәм концерты гөрләде. Бу көнне булган уеннар да, җиңүләр дә, сәхнәдә яңгыраган җыр-биюләр дә – барысы да әфганчыларга багышланган иде. 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X