erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ачык шугалакта спорт бәйрәме узды

«Казансу» паркында быел беренче тапкыр оештырылган гаилә бәйрәменә оста тимераякта шуучылар җыелган иде

"Папа, мама, я - ледовая семья" дип аталган чарада барлыгы сигез гаилә катнашты. Спорт бәйрәмен оештыручы Арча боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров сүзләренчә, мондый ярышларны уздыру инде күптәнге хыял булган. "Быел беренче тапкыр оештырылганлыктан, бәйрәмнең катнашучылары үзебездә хоккей белән шөгыльләнүче укучылар һәм аларның әти-әниләре булды. Тик әлеге бәйрәмне традициягә әйләндереп, районыбыз халкын күбрәк җәлеп итәсе килә. Бу уеннарның максаты - гаилә белән саф һавада вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру", - диде ул.

Спорт бәйрәмендә ярышлар милли уен йолалары белән үрелеп барды. Мәсәлән, тимераяк кигән килеш кашыкка йомырка куеп чабу уены сабантуе мизгелләрен хәтерләтте. Уеннар барысы да ачык һавада боз өстендә узды. 

Бирегә җыелган спорт сөючеләрне 30 градуска якын суык та куркытмады. Ә туңганнар өчен җылы коймак белән кайнар чәй әзер иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Катнашучылар төрле сынаулар аша узып, билгеле бер дистанцияне вакытка узды. Шулай ук тизлеккә һәр гаиләдән бер бала тимераякта ярышты.

Барлык ярышлардан соң, Арчадан Сабитовлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Барлык катнашучыларга баллы күчтәнәчләр, җиңүчеләргә медальләр тапшырылды.

Тулырак газетабызның 13 гыйнвар саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X