Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада тарихи бинаны сүтүчеләргә суд булачак (видео)

    Бүген Арчага Казаннан белгечләр кайтып сүтелә башлаган тарихи бинаның торышын тикшерделәр.

    Реклама

    Исегезгә төшерик: ноябрь аенда Интернационал урамындагы 19 нчы гасырда салынган тарихи бинада рөхсәтсез алып барылган төзекләндерү эшләре туктатылган иде. Без бу хакта газетабызда да, сайтыбызда да язган идек. Шактый вакыт түбәсез торган бина язмышы өчен борчылып шалтыратучылар да булды. Менә бүген ,ниһаят, аның язмышына бераз ачыклык керде. Казаннан белгечләр кайтып тарихи  бинаның торышы белән кызыксындылар,аның тышкы һәм эчке халәтен тикшерделәр. Тиздән, төгәлрәге 9 гыйнварда бу эш судта каралачагы да мәгълүм булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: