erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аеруча вакыйгаларга бай көн булды

5 нче март Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен аеруча вакыйгаларга бай көн булды

Бу көнне алар өч бәйрәмне билгеләп үттеләр. Беренче бәйрәм - "Әлифба бәйрәме". Укучылар үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар бәйрәм вакытында әдәби укудан, математикадан, рус теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Кунакка килгән әниләре алар өчен чын күңелдән сөенеп утырды. Бәйрәм искиткеч булды. Бу күңелле бәйрәм якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән үрелеп китте. Балалар әниләрен бу матур бәйрәм белән котладылар, җырладылар, биеделәр. Аннан соң өченче бәйрәмгә чират җитте. Бу көнне сыйныфташлары Раминаның туган көне иде. Ул дусларын үзенең туган көнен бәйрәм итәргә кунакка чакырды. Мәктәптән соң да бәйрәм дәвам итте. Балаларыбызның тормышлары гел куанычлардан гына торсын иде!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X