erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Африка чумасы Татарстанга да килеп керде

Зәй районында да кабан дуңгызларында Африка чумасы авыруы килеп чыкканы билгеле булды.

19 декабрьдә Алабуга районының “Түбән Кама” паркы территориясендә 12 үлгән кабан дуңгызы гәүдәсе табыла. Тикшерүләр аларда Африка чумасы авыруы барлыгын күрсәтә.

Шушы хәлгә бәйле рәвештә Алабуга һәм Түбән Кама  районнарының кайбер авылларында карантин игълан ителде. Тагын куркыныч яный торган икенче зона билгеләнде. Аңа кергән районнар арасында безгә якын Кукмара, Саба, Теләче районнары да бар.

25 декабрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөррәмов шушы мәсьәләгә багышланган киңәшмә уздырды. Район ветеринария берләшмәсе ветеринария лабораториясе бактериологы Рәдиф Гарифуллин районда Африка чумасы авыруын булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Аерым алганда, дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга (16 хуҗалыкта барысы 104 дуңгыз бар) Африка чумасын кисәтү буенча белешмәләр таратылган. Дуңгызлар ябык абзарларда гына тотылырга тиеш. Азыкны пешереп кенә ашатырга кирәк.

Африка чумасы йорт һәм кыргый дуңгызларда була торган, бик тиз йога торган чир. Үлем очрагы 100 процентка кадәр, дәвалап булмый. Үлгәннәрен яндыралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биоресурслар буенча республика дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов әйтүенчә, районның аучылык хуҗалыкларында Африка чумасы авыруын кисәтү буенча тиешле чаралар башкарыла.

Киңәшмәдә әлеге авыруны булдырмау өчен кирәкле башка чаралар турында да киңәштеләр.

Киңәшмә барышында Зәй районында да кабан дуңгызларында Африка чумасы авыруы килеп чыкканы билгеле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X