erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Афәрин, Әнис!

Бәйгедә жырчылар өч төрле номинациядә - Академик җырлау, Халык җырлары, Эстрада җырлары юнәлешендә чыгыш ясадылар.

29 нчы февральдә Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Винера Ганееваның "Сандугач-Соловей" дип аталган вокалистларның VII нче Халыкара конкурсы булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара: Академик җырлау - 18, Халык җырлары - 23, Эстрада юнәлешендә 39 гариза (барлыгы - 80) кабул ителгән. Бу конкурста Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 3 нче курс студенты Шакиров Әнис тә (җит. И.И.Закиров) катнашты. Ул Халык җырлары юнәлешендә катнашучы 23 конкурсант арасында II нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Быелгы уку елында үткәрелгән бәйгеләрдә Әнис бары тик призлы урыннар гына яулады. Афәрин, Әнис! Киләчәктә дә сиңа бары тик уңышлар һәм югары үрләр яулавыңны телибез. 

Сәидә Шәйдуллина-Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X