erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ага сулар, ага бозлар...

Яз. Елгаларда ни хәлләр?!

Язын ташуларны карыйсы килә. Узган атнада Арчаның Казансу елгасы аша чыкканда игътибар иттем: су күп түгел, әмма тизлеге каты иде. Ә бу юлы елгадагы су ишәйгән, агымы алай каты сизелми. Шунда күпердә бер ханым ага сулар, ага карлар.., дип җырлап җибәрде. Агым сулар, язгы ташулар күңелләрне кузгата шул...

Аккан суда күрәм төсле
Гомерем агышларын...

Муса Җәлилнең "Боз ага" шигырен бергәләп укыйк әле. Нинди мәгьнәле фикерләр язган.

Боз ага

Ак күбекләр чәчеп, ярдан ашып,
Киң болынга җәелеп су ага;
Дулкынланып, ташып, күмәкләшеп
Тау-тау булып ярылып боз ага.

Бозлар ага...
Калын бозлар белән
Тулкын-тулкын булып төн ага;
Төннәр ага...
Кара төннәр белән
Ил өстеннән бөтен кер ага.

Бозлар ага...
Кара, салкын кышның
Саклап яткан калын бозлары
Күңелләрне баскан авыр көчнең
Бар ачысы, кары, тозлары.

Бозлар ага...
Салкын бозлар булып
Ага илнең кара чүпләре;
Язгы көчле ташкын сулар булып,
Ага төннең пычрак кортлары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бозлар ага...
Әнә, Идел буйлап
Боз артыннан килә ямь агып.
Киң шатлыкның иркен җырын җырлап
Агып килә бәйрәм шатланып.
Килә... Сабан, сука, тырмалардан
Коралланган эшнең гаскәре.

Килә... Чәчәкләрдән, хөрмәләрдән
Тиң яралган илнең яшьләре.
Килә... әнә, алтын башаклардан
Бәйләп куйган туклык көлтәсе.
Килә... әнә, гөлдән, чәчәкләрдән
Бизәп куйган ирек иркәсе...

Бозлар ага...
Агып илдән китә
Җанның салкын, авыр бозлары...
Арттан, әнә,
Балкый ямьле иртә,
Килә илнең батыр кызлары...

Бозлар ага...
Аксын, аксын бозлар,
Бозлар агу шатлык түгелме?
Якты җәйнең җанлы эш иртәсен
Каршылавы нинди күңелле?!


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X