Агалы-энеле коронавирустан бер-бер артлы вафат булганнар
Аларның берсенә - 19, икенчесенә 24 яшь булган.
Украинада меңнән артык COVID-19 белән авыручы теркәлгән. Урындагы мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 19 яшьлек Андрей һәм 24 яшьлек Иван Фрунзе районы дәваханәсенә үпкә ялкынсынуы белән китереләләр. Табиблар көчсез булып чыга һәм яшьләр шушы инфекциядән үлә. Андрей - 19 апрель кичендә, ә Иван 21 апрель иртәсендә җан биргәннәр. 22 апрельдә аларның коронавируска анализлары нәтиҗәләре билгеле булган. Икесенең дә анализы уңай. Һәлак булганнарның туганнары сөйләгәнчә, авыруның беренче билгеләрен Иван - 10 апрельдә үк , аның энесе якынча бер атнадан соң тойган. Аларны җирләгән көнне картәниләре үлгән, ә әтиләре әле реанимациядә авыр хәлдә. Гаиләдә шушы чир эләктергән өлкән ул да бар әле. Аның иммунитеты көчлерәк булып чыккан һәм егет инде савыккан.
Фото: stihi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев