erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агитбригада басуда

Агитбригада “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте игенчеләре белән очрашты

Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада ел да урак вакытында дәртле җырлары белән игенчеләрнең, ындыр табагында хезмәт куючыларның күңелләрен күтәрә, эшкә көч биреп китә.

Быелгы сезонны алар “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуында комбайнчылар алдында чыгыш ясаудан башлады. Концерт игенчеләрнең әбәт белән кичке аш арасында тамак ялгап алган вакытына туры килде. Басу тутырып эшләүчеләр һәммәсе бер урынга җыелып, бер-берсе белән очрашып аралашты да, матур җырлар тыңлап тамак та ялганды. Куәтле комбайннарны иярләүче кыр батырларына уңышны имин генә җыеп алып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын! “Бу арада көннәр коры торганлыктан, вакытында игенне җыеп калыйк дип тырышабыз. Кичә иртәнге 3 нче яртыга кадәр эшләдек. Иртән 7 дә тагын басуда инде без”, — ди Радик Фәйзрахманов. Комбайнчылар арасында Сикертән мәктәбенең физкультура укытучысы Разил Нәбиуллин да бар. Алтынчы ел җәен кыр корабы руле артында икән инде. “Гомумән, комбайнда эшләгән елларым 20 тирәсенә җыела. Мәктәптә укыган елларда ярдәмче булып эшләдем, армиядән кайткач берничә ел үзем өлкән комбайнчы булдым, хәзер җәйге сезонда ширкәткә ярдәм итәбез. Авылда терлек асрап яшәгәч, эшләгәнгә ашлыгы, печән-саламы да бирелә, үзебезгә дә файдалы”, — ди ул.  Механизаторлар, игенчеләр исеменнән агитбригада үзешчәннәре Расих Галимҗанов, Данис Гайфуллин, Динар Бариев, Адилә Салихова, Зөлфәт Сибгатуллин, Марат Котдусовка рәхмәтен җиткерде укытучы-игенче.

Концерт барышында игенчеләр янына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тукталды. Арча районына эш сәфәре белән килгәч, ничек кырда эш барышы белән танышмасын инде элеккеге авыл хуҗалыгы министры! Комбайнчылардан да эшнең оештырылуы, өстәмә түләүләр, кызыксындыру чаралары, уңышның чыгышы турында сорады, яшьләрнең күп булуына сөенүен белдерде. Ә яшьләр, чыннан да, аз түгел. Күбесе студент, әтиләре, туганнары кул астында ярдәмче булып эшләсә, арада Раил Фәйзрахманов кебек, яшь булуларына кармас-тан, инде берничә ел комбайн штурвалы артында эшләгән тәҗрибәлеләре дә бар.

Басудагы күңелле очрашудан соң агитбригада Сикертән ындыр табагында булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Хәерле сәгатьтә быелгы тәүге сәфәребезне башлап җибәрдек. Тырыш авыл хезмәтчәннәре белән очрашу әле урак тәмамланганчы булачак”, — ди агитбригада җитәкчесе Расих Галимҗанов.

Марат Әхмәтов игенчеләргә шаяру катыш: “Бик аргансыз, бераз ял итеп алырга иртәгә яңгыр яудырабыз”, — дигән иде. Икенче көнне үк сеңдереп яуган яңгыр коры туфракка көтелгән дымны бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X