erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Агроном сүзе: «Кырлай» һәм «Игенче»дә игеннәр әйбәт үсә

Заманында бәрәңгене зурлап икенче икмәк дип атыйлар иде. Аны барлык хуҗалыклар икте.

Бер "Северный" совхозында гына да бәрәңге 500 гектар иде. Бөтен Казан, Арча оешмалары, студентлар, укучылар шул басуларда иде инде. Хәзер районда гына түгел, республикада да иң күп бәрәңге Арча районы игә. "Игенче" ширкәте, кайбер фермерларныкын бергә кушсаң 1500 гектар чамасы.

- "Кырлай", "Игенче" ширкәтләрендә бәрәңгенең торышы әйбәт, - ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. - Казып үлчәп карадык, бер төптә уртача бер килограмм бүлбеләр бар. Бу гектардан уртача 400 центнер уңыш дигән сүз. Әле үсүдәвам итә. Ике хуҗалыкта да җитен, көнбагыш өлгереп килә.

"Игенче"дә соя кузаклары бик күп төшкән. Орлыкка дигән кукурузлар да бик матур. "Кырлай" ширкәтеннән алып кайткан бер көнбагыш кәрҗиненә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре "РСЦ" (Россельхозцентр) дип тә язып куйганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев