erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агроном умартачының дустымы?

Район умартачылары семинарында хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашуы үзе үк зур вакыйга иде.

Чөнки һәвәскәр умартачы Равил Гыйззәтуллин әйткәнчә, игенчеләрнең дә, умартачыларның да хезмәте халыкка бик кирәк. Һәм  һәр як өчен үз хезмәте кадерле.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов рапс игүнең хуҗалыклар икътисады өчен мөһим культура булуын билгеләп үтте. Аны икмичә булмый, шул ук вакытта умартачыларның мәнфәгатьләренә дә зыян килергә тиеш түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов басуларны гербицидлар белән эшкәрткәндә законда каралган таләпләрне аңлатты. Эшкәртүгә бер атна алдан (элек өч көн иде) массакүләм мәгълүмат чараларында бу турыда көнен, вакытын, нинди препарат кулланылачагын күрсәткән белдерү бирелергә тиеш. Эшкәртү бары тик төнлә генә башкарыла.

Шул ук вакытта умартачыларга да таләпләр бар. Умарталарны рөхсәтсез теләсә кая күчерергә ярамый. Иң ышанычлы юл – агрономнар белән элемтәдә тору. “Быел кайсы басуга нинди культура чәчеләсе билгеле, – диде ул. – Агрономнар белән очрашып чәчү структурасы белән таныша аласыз. Әле соң түгел, киңәшеп нәрсәнедер үзгәртергә дә мөмкин”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов үз чыгышында умартачылар  күңеленә хуш килергә тиешле биологик препаратларның өстенлеге турында сөйләде. Басуларны эшкәртергә тотынганчы аларны игътибар белән карап чыгарга кирәк. Әгәр табигый файдалы бөҗәкләр зарарлыларыннан күбрәк икән – бу очракта  эшкәртүнең кирәге юк. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте территориясендә бер меңләп умарта урнашкан, – диде ул. – Баш агроном белән умартачылар тыгыз элемтәдә тора. Килешеп, аңлашып эшлиләр, күптән күңелсезлекләр булганы юк”.

Район ветеринария берләшмәсенең табиб-бактериологы Рәдиф Гарифуллин умарталыкларда ветеринария таләпләрен үтәү, авыруларга каршы көрәш турында сөйләде. Бал кортларында була торган биш төрле авыруны ветеринария берләшмәсендә ачыклап була. Умарталыкларның паспортлары булырга тиеш.

Район умартачылары оешмасы җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев һәрберебезне кызыксындыра торган фаразларын да әйтте. “Май ае әйбәт килергә тиеш. Июньнең 10сыннан соң яңгырлар башлана, июль салкынча булачак, урманнардагы юкәләр бал бирә алмас. Ә менә августта бал булачак, тик бу айда андый үсемлекләр аз калачак”.

Ядкәр Мөхәммәдиев: “Зуррак умарталыгы булган умартачыларда узган елгы 5 центнер–1 тонна бал бар”, – дип тынычландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X