erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Агрономнар уңыш турында уйлый

Узган җомгада “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә агрономнар семинары булды

Башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган  бурычларны ачыкладылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинарның әлеге хуҗалыкта үткәрелүе юкка түгел, чөнки биредә өйрәнерлек, үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Ширкәт – кадрлар әзерләү мәктәбе дә әле ул. Белгечләргә бөтен белемнәрен кулланып эшләү мөмкинлеге бирелгән, шул ук вакытта таләпчәнлек тә көчле. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда хезмәт итә. Раил Шакирҗанов баш агроном булып эшләгәндә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булды. Хәзер район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеген, Илнар  Гайнетдинов “Тукай” ширкәтен, Айрат Гәрәев республика ветеринария лабораториясен җитәкли. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин.

Ширкәтнең хәзерге баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев та фәннәр кандидаты, районның иң көчле агрономнарының берсе. Әтисе Харис та агроном, абруйлы хуҗалык җитәкчесе булды.

Әле семинарда да игътибар иттем, агроном-нар армиясе көчле без-

нең! Татарстан Респуб-ликасының атказанган агрономнары Габдрәис Рамазанов (“Ватан”), Марат Вахитов (“Игенче”), Рүзәл Мортазин (Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе) үз һөнәрләренең профессорлары. Алар яшь хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов игенчелектә эшнең куелышы, хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Орлыкчылык хуҗалыгы буларак, ширкәт зур күләмдә оригиналь һәм элиталы орлыклар җитештерә. Район һәм республика хуҗалыкларын яхшы сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итә. Дүрт ашлык, бер күпьеллык үләннәр чистарту линияләре эшли.

Хуҗалыкның баш агро-номы Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия  авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге  җитәкчесе Раил Шакирҗанов уңыш алуны арттыру юллары турында сөйләделәр.

Агрономнар хуҗалык-ның сидиратлардан соң чәчелгән арыш басуында булдылар. “Иң яхшы сидират – кандала үләне, – диде Р.Шакирҗанов. – Ул үзеннән соң бер гектарда 300 килограммга кадәр туклыклы матдәләр калдыра.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов игенчелектәге уңышларга керткән өлешләре өчен агрономнарга рәхмәт әйтте, киләчәккә бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X