Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Агуны белеп сипсәң генә файдалы

    Бүген район прокуратурасында авыл хуҗалыгында агулы химикатларны куллану тәртибенә багышланган киңәшмә узды.

    Анда авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, умартачылар, күзәтү һәм хокук саклау  органнары хезмәткәрләре арасында басуларны агулаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләшү булды.

    Бу турыда киңрәк газетабызның киләсе санында язарбыз.

    Реклама

    Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бу мәсьәлә даими контрольдә булачагын һәм берәүгә дә  бу өлкәдә законнарны бозарга юл куймаячагын әйтте.

    Бу сөйләшү сүздә генә калмыйча тиешле нәтиҗә бирер һәм узган елгы аяныч хәлләр бүтән кабатланмас дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: