Арчада ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте
Аллаһ кабул итсен.
Рамазан ае ахырына якынлашты. Бу көннәр Арчаның “Үзәк” мәчетендә аеруча кысан график белән үтте, вакыйгаларга да бай булды.
Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге, шулай ук Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.
– Шушы көнгә кадәр бер буш көн булмады. Хәтта вакыт җитмәде. Көн саен 100-150 кеше авыз ачты. Барлыгы 4200 кеше катнашты. Халык бик күп йөри. Кайвакыт ашханә залына сыймый калалар. Әмма берсен дә кире бормыйбыз. Беренчеләр ашап киткәннән соң икенчеләре керә. Самара өлкәсенә баручы юлаучылар да бездә ифтар мәҗлесендә булды, – диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Ифтарларга районыбызның игелекле кешеләре, эшмәкәрләре, теләге булган һәр кеше үз өлешен кертте. Билгеле бер сумманы гына түлиләр. Берничә кеше бер булып түләргә мөмкин иде. Шунда үзенең туганнарын, якыннарын да чакырдылар. Ифтар мәҗлесләре шулай ук яңа ачылган Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә дә барды.
11 һәм 12 март кичләрендә район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте. Ул соңгы вакытта матур гадәткә әверелеп китте. Һәр елны ирләргә һәм хатын-кызларга үткәрелеп килә. Беренче көнне мәҗлестә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Арча районы дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, эшмәкәрләр һәм төрле оешма җитәкчеләре бар иде.
Икенче көнне район башлыгы исеменнән ифтар мәҗлесе гүзәл затларыбыз өчен үтте. Анда район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова, мөгаллимәләр һәм хатын-кыз җитәкчеләр чакырылды.
– Район башлыгы Илшат Нуриевка, барча оештыручыларга hәм катнашучыларга Арча мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Үзләрендә ашханә бар. Ризыкларны шунда пешерәләр. Моның кадәр кешегә көн саен өстәл әзерләп, соңыннан аны җыештырып, савыт-сабаларны юып бетерергә дә кирәк. Кеше акчасын бирә, әзер өстәл артына килеп утыра да, авыз ачканнан соң кайтып китә. Бөтен авырлык ашханәдә эшләүче хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Аларга, аеруча Фәния Миңнемуллина, Мөгаллимә Җамалиева, Флүрә Зиннатуллина, Талия Гатауллинага рәхмәттән башка бер сүз юк.
Биредә сүз Арчаның “Үзәк” мәчете турында гына барды. Шундый ук ифтар мәҗлесләре Арчаның башка мәчетләрендә дә, авыл мәчетләрендә дә ай дәвамында үткәрелеп килде. Аллаһ кабул итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев