erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айванда Ленар Биктимеровның иҗат кичәсе булды

Бик җылы кичә булды ул.

Ленар шигырьләр яза. Гармунда уйный. Чын иҗат кешесе. Гаиләсе белән Төбәк Чокырча авылында яши. Тумышы белән Поч Поник авылыннан. Өч бала әтисе. Казан энерготехникумын тәмамлап, электрчы булып эшли. Иҗат кичәсенә әти-әнисе, олы апасы да килгән иде. Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авылның җыр-бию ансамбле үзешчәннәре бердәм булып, иҗади чараларны матур итеп оештыралар. Ленар сәнгатьле итеп шигырьләрен укыды. Авылыбызның үзешчән җырчысы Светлана Хаҗиева, җырларга көйләр язып, аларны матур итеп башкарды. Хикәяләр дә яза әле ул Ленар. Үзенең гармуны турында "Җыр бай" дигән хикәя язган. Шуны китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова белән уйнап күрсәттеләр.

Өйдэ кем соң генерал!

Кемдер әйтер эти диеп,
Берәү әйтер әни дип.
Әби-бабай, ерак бабай,
Мич башында мәче дип.

Генералны озак эзләп,
Кирәк түгел йөрергә.                 Бишектәге нәни сабый,
Йөгертэ  уз көенә.

Шуның хәтле кырыс булмас,
Сафта торган генерал.
Анда бер бишне чапсалар,
Монда бер унбишне сал.

Көне озын, көен көйләп
Чабышабыз барыбыз.
Сузсез генә идарәли,
Кичкә кырын арыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тыныч йокы, тыныч ашау,
Тагын аннан гыйбарәт.
Насыйп булсын дисең икән,
Сабый бишеген тибрэт.

Менэ шулай гел кунелле,
Сезгэ яшәргә кушам.
Һәр гайлэдэ һәрбер йортта,
Булсын шундый генерал!

Ленар Биктимеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X