erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айванда матур бер кич (ВИДЕО)

Тарихи мизгелләр.

Айванда туган авыл турындагы "Айваным" җырын тәкьдим итү кичәсе әнә шулай җыр белән башланып китте. Бик дулкынландыргыч мизгелләр иде бу. Күздән яшьләр килде. Эх, сүзләре, көе... Үзәкләрне өзә...

Еракларга таралсын даның, Бәгыремнең үзәге - Айваным!

Матур язган Рәдиф. Югыйсә, шагыйрь дә түгел. Туган җир көче күңелдә иң җылы хисләрне тудырырга сәләтле шул. Көен язган Нәзир Фәхретдинов та: "Сүзләре матур, көй үзеннән-үзе агыла...", - диде. Башта безнең баш мөхәррир борчылды. Айван турында җыр булырмы икән дип. Чөнки без клипларны җырлы авыллар турында гына әзерләдек. Ә Айванның җыры юк.  Аны бит булдырып була! Шулай итеп туган авылым Айванны җырлы итү теләге туды. Идеямны баш мөхәрриргә әйттем. Ул хуплады. Ә шулай да күңелендә шик булган. Проектны өзәргә ярамый, җәйнең матур көннәрендә клипны эшләп өлгерергә кирәк. Мин бу турыда авылдашым, авылның активисты Альмира Гатауллинага әйттем. Ул күтәреп алды. Шулай итеп быел августта "Айваным" дигән яңа җыр туды. Августның бер матур көнендә хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин һәм Нәзир Фәхретдинов белән Айванга менеп киттек. Безне анда программасын тотып Альмира ханым көтеп тора иде инде...

Тарихка кереп кала торган мизгелләр! Рәхмәт авыл халкына, бу чарага битараф калмаганнар, зал тулы кеше иде. Бар да видеода, фотоларда тарих битләренә язылдылар. Авылдашлар Суфия апа Вәлиева, Дания Хәйретдинова, Венера Авзалова- Шәйхиева, Гөлсинә Хафизова, Дания Зиннәтуллина, Гадилә Нурмөхәммәтова,  Резедә Баһавиева, Лилия Шәмсетдинова, Мөкатдис, Мөхәрләм Нурмөхәммәтовлар, Рафик Миңнуллин, Гөлфия Рысаева... - бар да шунда. Кичәне Альмира Гатауллина белән Рәдиф Исмәгыйлев матур итеп алып бардылар. Рәдиф - "Айваным" җыры авторы һәм башкаручысы. Арчадан җырның көен язган Нәзир Фәхретдинов та килде. Шушы әһәмиятле чараны Альмира Гатауллина (идеясе аныкы) белән Рәдиф Исмәгыйлев  оештырып чыктылар. Янәшәләрендә мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина һ.б. ярдәмчеләр булды.

Безең "Арча хәбәрләре" район газетасының максаты җырлы авыллар турында клип эшләү иде. Бу безнең грант эше. Авылның бүгенгесен күрсәтү. Әлбәттә, клипка күп нәрсә сыйдырып булмый. Авыл тормышы, аның кешеләре турында мәгьлумат күп - аның өчен авылның музее бар. Ул мәгьлуматларны әнә шунда тупларга кирәк. Бәлки китап турында да уйланырга вакыттыр. 

Ә туган авыл җырын тәкьдим итү кичәсе бик матур үтте. Альмира ханым авылның уңган, булган кешеләрен, һөнәр ияләрен санап чыкты. Җырга-моңга оста авылдашларның исемнәре яңгырады. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Алмашка үсеп килүче мәктәп балалары арасында бик матур җырлаучылар бар. Алар: Раяз Шәвәлиев, Әминә Асманова, Зәринә Гыйниятуллина, Мәликә Әхтәмова. Аларның барысын да Рәдиф Исмәгыйлев оештырып алып килгән.

Ә авылдашыбыз Дания белән Габделхай Хәйретдиновларның оныклары Алмаз Хәйретдинов белән Гүзәл Әһлиеваның биюе искиткеч булды. Таң калып карадык. Балетны хәтерләтте аларның биюе. Алмаз инде ул биеп, Сочилардан җиңеп кайткан егет. Молодцы! 

Ә авылдашыбыз Эльза Миннәшәеваны күр син! 11 сыйныфта укый. Чын сәнгать кешесе. Ә җиңүләре! Әле менә яңа Йошкар-Олада үткән иҗат бәйгесендә нәфис сүз номинациясендә җиңеп кайтты. Котлыйбыз! Казанда шулай ук нәфис сүз бәйгесендә җиңеп, 30 мең сумлык сертификат алды. Кичәдә дә ничек матур итеп татар халык биюен биеп күрсәтте. Сәнгатьле итеп Нияз Акмалның "Кешеләргә карап" дигән шигырен яттан сөйләде. Бәйгедә оста итеп сөйләп, 1 нче урын алган шигырен.

Кеше матур! Кеше чынлап матур -
Җуймаганда куңел гөлләрен
.., - дип сөйләп җибәрде Эльза, күңелләр әллә нишләп китте... Молодец, Эльза! Һөнәр сайлау алдында торасың, уңышлар сиңа!

Шагыйрь Нияз Акмал әйтмешли, күңел гөлләрен җуймаска кирәк, шул вакытта гына кеше чынлап матур була. Туган авылың турында җыр язулар, клип төшерүләр, җырны тәкьдим итү кичәсен оештырулар әнә шул күңел гөлләре җуелмаганнан килә. Рәхмәт җырлы авыллар турында язу идеясен биргән баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтулловичка, җыр сүзләрен язган Рәдиф Исмәгыйлевка, көен иҗат иткән Нәзир Фәхретдиновка, клип программасын төзегән Альмира Гатауллинага, программаны тормышка ашыруга ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә. Рәхмәт, туган авылында калып, шунда гомер итүче, Айван авылының бүгенге йөзен күрсәтүче авылдашларга! Рәхмәт, читтә яшәсә дә, туган авылы белән күрешеп торучы, Сабантуйларга ашкынып кайтучы авылдашларга! Рәхмәт, җырны тәкьдим итү кичәсен  оештыручыларга, җырлап, биючеләргә, нәфис сүз сөйләүчеләргә. Мондый кичәләрне оештыручыларның кадерен белергә (ә ул күпме көч һәм энергия, хәтта нервылар таләп итә!), андый очрашуларга йөрергә, рәхмәт сүзен әйтә белергә кирәк. Авыл исеме Айван сәер яңгыраса да, ул төрки халыклар телендә биектә-террасада утыручы мәгьнәне аңлата. Айван-терраса. Без аны "хайван" (бу уйдырма, әкият!) дип түгел, горурланып Айван дип әйтик. Бу расланган исем. Кичә ничек башланса, шулай тәмамланды да. Җыр, алкышлар белән.

Киләсе очрашуларга кадәр. Күңелле очрашуларга кадәр! Әйдәгез хәзер тагын бер кат җырның сүзләрен искә төшерик.

Айваным

Рәдиф Исмәгыйлев сүзләре. Нәзир Фәхретдинов көе.

Диңгез ягы түгел, таулар ягы түгел,

Ә шулай да җанга якын син.

Онытырлык түгел, сине уйлый күңел,

Синдә авылым канат ярдым мин.

Кушымта:

Еракларга таралсын даның,

Бәгыремнең үзәге – Айваным!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Данлы еллар үткән, күз яшьләре түккән

Тыйнак, тырыш халкы бар аның.

Төрле уйлар уйлап атлыйм урамыңнан,

Җанга шифа Азан тавышы.

Яңа йортлар төзеп, туган авылымның

Зур шәһәргә кереп барышы.

Кушымта:

Еракларга таралсын даның

Йөрәгемнең йөгәре – Айваным!

Тырыш хезмәт белән киләчәккә илткән

Гамьле, ямьле көне бар аның.

Һәр сулышын тоеп яшим авылымның,

Борчуларым синдә тарала.

Һәркемгә дә шулай туган, үскән ягы

Иң матуры кебек тоела.

Кушымта:

Еракларга таралсын даның

Тормышымның бизәге – Айваным!

Кыйбла тарафына аккан чишмәң төсле

Җырлы, матур булсын һәр таңың!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X