erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айваным... еракларга таралсын даның!

Җырлы авыллар турында.

Җырлы авыллар турында язу... Бу безнең грант эше. Идеясен баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин әйтте. Без, журналистлар, күтәреп алдык. Темасы шәп! Һәм грантны оттык та! Язу өчен 12ләп авылны үзара бүлештек. Һәркайсыбызга 2-3әр авыл туры килә. Сайлап алу ирекле.

Уйлана калдым. Кайсы авыл турында язарга? Әнинең (Әлфия Саттарова) туган авылы “Җидегән чишмә”ле Яңасала турында язарга булдым. Һәм тагын кайсы авылны сайларга? Минем бит туган авылым Айваным бар! Әмма җыры юк. Ә бит җыр сүзләрен дә, көен дә язарга була! Исеме дә сәер – Айван – татар сүзенә ошамаган. Шуңа да анда кайберәүләр урыслар, керәшеннәр яши, дип ялгыша. Ә Айванда чып-чын татарлар яши. Авыл исеме белән бәйле берничә риваять бар. Нигезле нәтиҗәгә килү өчен иң элек бу сүзнең мәгънәсен эзләп табарга булдым. Әлбәттә, ансат кына айван-хайван, дип түгел. Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм болай дип яза: “Бүгенге заман кешесенә “айван” сүзе берни дә әйтми торгандыр. Әмма бу борынгы төрки халыклар сүзе  XI гасырда Мәхмуд Кашкариның “Борынгы төркиләр сүзлеге”ндә терраса мәгънәсендә теркәлгән”. Бу юллар Рәшит Галләмнең Айван авылыннан бүленеп чыккан Корайванның “кер хайван” түгеллеген раслап язылган хатыннан (18.04.2012) алынды.  Тарихчы И.А.Износков “Казан өязендәге торак урыннар исемлеге”ндә (Казан, 1885ел) Корайванны җәя эчендә (коры вал)  дип язган. Димәк, айван вал-терраса мәгънәсен аңлата. Айван биектә утыручы авыл. Һәм шулай да, Айван авылына Арча станциясеннән югарыга таба менәсең. Арча тавыннан караганда да ул биектә утыра, кичен утлары җем-җем килеп күренеп тора.

 Айван авылы турында җыр язу хакында иң элек гомере буе балалар укыткан, мәктәп директоры булып эшләгән, авыл Сабантуйларын алып баручы авылдашым Альмира Гатауллина белән сөйләштем. Ул, афәрин, күтәреп алды! Авылдашыбыз, укытучы, җырчы, мәҗлесләрне матур итеп алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев сүзәрен язды. Арчаның сәнгать мәктәбе укытучысы, музыка белгече, баянчы Нәзир Фәхретдинов шулай ук бик җайлы кеше булып чыкты. Рәхмәт, сүзне тыңлады, Рәдиф язган шигырьне ошатып, сүзләренә үзеннән-үзе моң агыла дип, көй язды.

Көннәр ямьсезләнгәнче августның бер матур көнендә үзебезнең хезмәткәр Раушан Нәбиуллин һәм җырның көен язган Нәзир Фәхретдинов белән Айванга киттек. Авыл башында безне Альмира Гатауллина тулы бер программа белән каршы алды. Менә безнең авылның нинди кешеләре бар! Һәр эшкә җитди карый торган. Максатыбыз – җырлы авылның бүгенгесен күрсәтү. Эшне авыл башыннан башладык.

Авыл башында дәүләт программасы нигезендә эшләнгән спорт мәйданчыгында рәхәтләнә балалар туп тибеп. Янәшәдә диярлек шулай ук дәүләт программасы нигезендә төзелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты. Ишекләре ачык. Әнә, авылның ветераны Флера апа Гарифуллина, ничек эшләделәр бу ФАПны, бик уңайлы, дип мактап бетерә алмый. Моңарчы безнең авылда махсус эшләнгән медпункт булмады. Тагын берничә адымнан... әллә каян балкып күренеп торган мәчет. Мәчетне Альмира Гатауллинаның энесе авыл мулласы Илшат Кәримуллин карап тора. Бакчасында агачлар, чәчәкләр. Ишектән эчкә үтү-өйалдына кадәр заманча итеп пыяладан эшләп куелган. Мәчетне салып кую гына түгел, аны кешегә хезмәт итсен өчен тәртиптә дә тотарга кирәк.

Шунда, авыл башында гына, эшмәкәр Зөлфәт Нурмөхәммәтовның йорты, “КамАЗ”лары, техникасы. Аны күпләр белә. Техника төзәтәләр, йөк ташу белән шөгыльләнәләр. “6 кешене эшле иттем, – дип сөйли Мөхәрләм улы Салават. – 40–45 мең сум хезмәт хакы алалар. Хәзер менә йөк машиналары көпчәкләрен монтажлау эшен башлап җибәрдек. Өч балабыз бар. Безнең Айван авылы район үзәге Арчага якын. Юлларыбыз әйбәт. Авылыбыз яшәү өчен менә дигән!”.

Айван ул үзенең һөнәрчеләре белән дә билгеле авыл. Арча станциясендәге чүәк фабрикасында авылдан эшләүчеләр шактый иде. Чигү-тегүгә өйрәнделәр. Фабрика ябылса да, бүген бу һөнәрне дәвам итүчеләр бар. Түбәтәй, калфак чигәләр. Төрле һөнәр ияләре, яшьләр дә бу эшне башкара. Мөкатдис Нурмөхәммәтовлар өендә булдык. Аның хатыны Гөлнара ханым түбәтәйләрне күрсәтә-күрсәтә (ә алар искиткеч матурлар!) кызы белән ничек эшләүләре хакында сөйләде: “Элек күп нәрсәне кул белән эшли идек, хәзер машина белән сырабыз, чигәбез, тоташтырабыз. Көнгә унны да чигә алабыз. Казанга Кол Шәриф мәчетенә дә алып барабыз. 50шәр, 100әр дә була. Бер айга 30-40ар мең сум акча эшләп була. Тырышырга кирәк инде!”. Туганнары Нурия Хисмәтуллина да монда иде. “Өч улым бар. Шәһәрне яратмадык, Казаннан туган авылым Айванга кайттык, – дип сөйләде ул. – Күмәк хуҗалыкта эшләдем. Калфак, түбәтәй чигәргә өйрәндем. Бүген бик яратып башкарам бу эшләрне. Минем өчен бу иҗат эше ял. Сораучылар да күп. Түбәтәй акчасына яшәп була”.

Айванда мәктәп белән мәдәният-спорт үзәге янәшәдә урнашкан. Мәдәният йортының бер зур бүлмәсендә китапханә. Бу авылның яңа өлеше: яңа төзелгән йортлар, биналар. Ә элек клуб авыл эчендә иде. Бу турыда мәдәният өлкәсендә 43 ел эшләгән Гөлзилә Миңнуллина сөйли: “Безнең элек агач клуб иде. И-и, яшьләр күп иде. Станцылар да менә. Клубка да сыймыйлар. Ул татарча биюләр, җырлар, күңел ачулар... Авылыбыз җырга, моңга бик бай. Айванны гына түгел, бөтен Арчаны дан иткән җырчыларыбыз Фәния Шакирова, Зөһрә Гатауллина, Зөлфия Яхинаны халык бик яратып тыңлый иде. Мәрхүмнәр инде, вакытсыз китеп бардылар. Җырчыларыбыз Рәдиф Исмәгыйлев, Светлана Хаҗиева, Гөлнара Шәмсетдинова, Дамир Шакиров, Фәүзия Гайнуллина, “Тургай” вокаль ансамбле, “Хыял” бию төркеме сабантуйларда, мәдәни чараларда актив катнашалар. Мәдәният-спорт үзәген Рәмзия Миннәшәева җитәкли. Авылда төрле чаралар үтә. Авыл көне, урам бәйрәме, сабантуе, кичке сабантуй һ.б. Лаеклы ялда булсам да, Рәмзия белән бергә авылның мәдәни тормышын алып барабыз”.

Китапханәче Гөлнар Шәмсетдинова Казан культура институтын тәмамлаган белгеч. Аларга да хәзер таләп зур. Китап укучыларың күп булсын, төрле мәдәни чаралар үткәрергә кирәк. Авылның үзенең актив укучылары бар. Алар: Мөнир Сөләйманов, Хәләф Хафизов, Шамил Зиннәтуллин...

Мәдәният-спорт үзәге җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева спорт залының да буш тормаганы, яшьләрнең спорт уеннары, ярышлары турында сөйләде. Югары сыйныфта укучы кызы Эльза районда “Татар кызы” бәйгесендә җиңде. Эльза районда балаларның төрле чараларын да алып бара. Безнең авылның оста биючесе дә бар. Ул – Дания–Габделхәй Хәйретдиновлар оныгы Алмаз. Әле менә кайчан гына, Арчадан бер төркем биючеләр белән чыгыш ясап, Сочидан җиңү яулап кайттылар.

Менә без чәчәкләргә күмелгән мәктәп бакчасында. Нәзир Фәхретдинов баянын тартып җибәрде. Рәдиф Исмәгыйлев җырлады.

Айваным

Диңгез ягы түгел, таулар ягы түгел,

Ә шулай да җанга якын син.

Онытырлык түгел, сине уйлый күңел,

Синдә авылым канат ярдым мин.

Кушымта:

Еракларга таралсын даның,

Бәгыремнең үзәге – Айваным!

Данлы еллар үткән, күз яшьләре түккән

Тыйнак, тырыш халкы бар аның.

Төрле уйлар уйлап атлыйм урамыңнан,

Җанга шифа Азан тавышы.

Яңа йортлар төзеп, туган авылымның

Зур шәһәргә кереп барышы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кушымта:

Еракларга таралсын даның

Йөрәгемнең йөгәре – Айваным!

Тырыш хезмәт белән киләчәккә илткән

Гамьле, ямьле көне бар аның.

Һәр сулышын тоеп яшим авылымның,

Борчуларым синдә тарала.

Һәркемгә дә шулай туган, үскән ягы

Иң матуры кебек тоела.

Кушымта:

Еракларга таралсын даның

Тормышымның бизәге – Айваным!

Кыйбла тарафына аккан чишмәң төсле

Җырлы, матур булсын һәр таңың! 

Җыр тынды... Карап, тыңлап торган авылдашлар тавышсыз гына елый иде... Бәгыремнең үзәге – Айваным... Сүзләре, көе, җырлаучысы, баянчысы... – барысы да шәп! Үзәк-бәгырьләр өзелә. Бу бит тарихи мизгелләр! Туган авылым турында беренче җыр!

Колхоз, совхозлар юк хәзер. Соңгысы – “Власть Советов” совхозын сагынып сөйләргә генә калды. Халкы шушы җирлектә оешкан “Сафия”  хуҗалыгында, үзләренең пай җирләрендә эшли. Күпләп терлек тотучылар, игенчелек белән шөгыльләнүчеләр бар. Һәм инде кем каян эш таба – шунда.

 Илшат Рәхмиев хатыны Надя белән капка төбендә каршы алды безне. “Гомер буе терлек асрыйбыз, - дип таныштырды Илшат хуҗалыгы белән. – Башта сыерлар тоттык. Мамыклы кәҗәләр. Хәзер менә сарыклар асрыйбыз. Үзебез өчен дә, сатарга да. Кәҗәләр дә бар. Файдасын күрәбез. Һөнәрем буенча мин механизатор, шофер. Үрнәк училищесын тәмамладым. Дүрт балабыз, оныклар бар”.

Мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина улы Рафикъ: “Авылда яшәп була, тазалык кирәк, эштән курыкмаска кирәк, – ди. – 10 баш атыбыз бар. Барысы сыеры, танасы, аты – 40лап баш мал. 15га җирдә печән, 20 га мәйданда игеннәр үстерәбез. Техникалар бар. Сенаж салабыз”.

Тыкрык кырыенда Нафиль Гатауллиннар хуҗалыгы. Аларны инде Арча кешесе кәбестә үстерү буенча яхшы белә. Арт бакчаларында озын буразналарда яшел һәм куе кызыл төстәге салат яфраклары матур булып үсеп утыра. Үзе бер матур күренеш. Уллары Нәүфәл, һәр үсемлеккә аерым караш кирәк, дип хак әйтә. Белеме буенча агроном ул. “Мин Казанда дәүләт аграр университетын тәмамладым, – дип сөйләде. – Үзебезнең фермер хуҗалыгында эшлим. Кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер, салат, борычлар үстерәбез. Үзебез үстергән яшелчәне район кибетләренә куябыз, ярминкәләргә алып чыгабыз”. “Тырышсаң була, – диде әтисе Нафиль Гатауллин.

Рөстәм  улы Руслан Гыйззәтуллин эштән соң буш вакытында тимердән төрле әйберләр ясый. Атынгыч, эскәмия, капкалар... Сабантуйларда да актив ул. Машинага кадәр өстери! Молодец!

Таһир Вәлиев хуҗалыгына тукталдык. “2017 елдан дәүләт ярдәме белән миниферма төзеп, савым сыерлары тотабыз, – дип сөйләде ул хатыны Зәнфирә белән. – Эре мөгезле терлекләр 30 башка җитә. 50 гектардан артык җиребез, техникабыз  бар. Сөтне җыялар. Көнгә уртача 200 литрдан артык сөт тапшырабыз. 15 көн саен акчасын бирәләр. Аллага шөкер, балалар, оныклар булыша”.

Туп-туры элеккеге фермалар янына киттек. Заманында безнең әни (Әлфия Саттарова) эшләгән ферма янына килеп туктадык. “Әлфия фермасы” дип йөртәләр иде аны. Алдынгы бозау караучы булып эшләде. Яшь бозаулар карады. Рәсеме мактау тактасында торды. Хатын-кызлар арасында иң беренчеләрдән булып партиягә алдылар. Очрашуларда сөйләтерләр иде үзен. Әнигә булышырга фермага төшә идем. Бервакыт семинар вакытында колхоз-совхоз җитәкчеләре әни эшләгән фермага килеп керделәр. Шул вакытта: “Эх, апа, бездә дә синең кебек бозау караучы булса иде икән ул!”, – дип тел шартлаттылар. Районнан килеп, безнең күмәк хуҗалыкта директор булып эшләгән бер җитәкче: “Әлфия апа, үзем эшләп торсам, мин сине Мәскәүгә съездга җибәрәм”, – дип әйткән иде. Насыйп кына булмады. Ә монда хәзер Фаил Хаҗиевның улы Рафильнең хуҗалыгы. Янәшәдә яңасын төзиләр. 45ләп мөгезле эре терлекләре бар. Сабантуена Рафиль ел да көрәш батырына бер тәкә бүләк итә. Тырыш егетләргә уңышлар телибез! Айванның уңган-булган кешеләре күп. Алар турында да сөйләрбез әле.

Айван яныннан Нокса елгасы ага. Биялгән суында балык тоталар, җәен су коеналар. Чишмәләр дә күп бездә. Елга түбәндә.  Бер ягында ялан тау, халык телендә ул “каршы”, икенче ягында – елгадан күтәрелгәч шулай ук тау – анда инде Айван авылы. Каршыдагы тау башына да күтәрелдек. Тирә-юньгә “Айваным” җыры яңгырады.

Еракларга таралсын даның...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X