erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Ак Барс» Агрокомлексы»на сәяхәт

Мәктәп укучылары машина-трактор паркында булдылар.

Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбенең агрокласс укучылары "Ак Барс" Агрокомплккс"ы машина-трактор паркына сәяхәт кылдылар. Алар биредә комбайннарны, ремонттан чыккан техникаларны саклау участокларында булдылар, тагылма кораллар һәм үзйөрешле техникалар ремонтын карадылар. Мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Рамил Нуриев укучыларны хуҗалыкның техника базасы белән таныштырды, ремонттагы техникаларның детальләре, узеллары турында тирәнтен мәгълүматлар бирде. Балалар двигательнең нәрсә икәнен, ул нинди өлешләрдән торганын, трактор ничек хәрәкәткә килгәнен белделәр, каталог буенча тракторның хәрәкәт тапшыру тартмасына запас частьләр сайларга өйрәнделәр. Рамил Нуриев үзе дә җәйге ял вакытларында хуҗалыкта тракторда, урып җыю чорында комбайнда эшли. Ул эш чорында техника белән ниләр булырга мөмкинлеген, эш вакытында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында да аңлатты. Әлбәттә инде егетләрнең үзләренең дә тизрәк тимер атны иярләп карыйсылары килде. Алар тракторчы абыйлары Яхия Габидуллин белән МТЗ-1221 тракторын йөртергә өйрәнделәр. Экскурсия укучыларда зур кызыксыну уятты. Өйләренә кайтып җиткәнче алар бик озак уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре