erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ак күңелле Ак әбигә бүген 90 яшь.

Түбән Аты авылында гомер итүче Бәһирә Мортазинаны юбилее белән котлыйбыз

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Түбән Аты авылының , оста бүрекчеләр авылы буларак , даны еракларга таралган.Бу авылда туып үсмәсәм дә,данлыклы тегү әртиле, оста тегүчеләр турында күп ишеткәнем  бар.20 авылга хезмәт күрсәткән  бу әртил сугыш чорында да зур эшчәнлек алып барган. 38 ел буе шушы тегү цехында  хезмәт куйган, тырышлыгы,  эшкә  осталыгы нәтиҗәсендә гади тегүчедән мастерской мөдире вазифасына күтәрелгән,һәрьяклап үрнәк өч егет тәрбияләп үстергән хөрмәтле Авылдашым,  Хезмәт ветераны,үрнәк ӘНИ, кадерле Дәү әни, АК ӘБИ  Мортазина Бәһирә Габдрахман кызы белән якыннанрак танышырга насыйп булды.
        Габделбәр абый белән Бәһирә апа  өч егет тәрбияләп үстергәннәр.Булат абый,Азат абый,Марат абый да кечкенәдән  тырыш,эшчән булып үсәләр,әти-әнисен генә түгел,авылдашларын да хөрмәт итеп  яшиләр.Бер –бер артлы матур гаиләләр коралар,төрле җаваплы эшләрдә эшлиләр.Бәгенге көндә инде Бәһирә апаның 7 оныгы,9 оныкчыгы бар.Менә шул балалары тәрбиясендә,оныклары-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә бик бәхетле картлык кичерә ул: барыбызга да изге теләкләрен җиткерә:” Инде еллар гына тыныч булсын да барлык кешеләр тормышның кадерен белеп яшәсеннәр,эшләсеннәр дип телим.Сау-сәламәт   кеше өчен эшкә барып эшләп кайту—үзе зур бәхет  ул.”
       Бүген,9 нчы гыйнварда туган көнен билгеләп үтүче үтә тыйнак,зирәк акыллы,ак күңелле кадерле Авылдашымны  бәйрәм белән мин дә тәбрик итәм,иң изге теләкләремне юллыйм.
Бәһирә ападан сөйләгәннәрдән кайбер мизгелләрне Сезгә дә тәкъдим итәм: “Бәһирә апа 1931 нче елның 9 нчы гыйнварында Югары Аты авылында дөньяга килә.Әти-әни һәм 3 кыз бала.Мин 4 яшемдә үк укый-яза белгәнмен инде. Әтиебез Габдрахман  Югары  Аты мәктәбендә укытучы булып эшли иде. Мәктәп бинасының бер бүлмәсендә яшәгәнебезне хәтерлим.Мин шунда,Югары Аты мәктәбендә туганмын.
         1937 нче елда   әтиебезне колхоз председателе  итеп билгеләп куйдылар.Ул елны икмәк бик уңды дип сөйләшкәннәрен    хәтерлим.Әти бик игелекле,кешелекле җитәкче булганга күрә,кат-кат сорап колхоз председателе булып эшләргә күндерәләр.Бөтен авылга бары бер машина бар.Ул машинада  әтинең энесе йөрде.Озакламый әтине баш хисапчы итеп куйганнарын беләм. 300 сум җитмәүчелек чыккан,ниндидер сәбәпләр белән накладнойлар югалган диеп олыларның   ачынып сөйләшкәнен ачык хәтерлим.
         1940 нчы елда әтине кулга алганнар.Төрмәне бомбага тоткач, әти туган якка таба юл тоткан,тик Пензага җиткәч,сугышка алып киткәннәр.Әти ничек тә мөмкинлек табып,сугыштан хатлар язып торды.Без аның зенитчик булуы турында да шул хатларыннан укып белдек.Бу вакытлар бигрәк авыр булып истә калган.
          Безнең авыл олы юл буена урнашкан.Маридан,Әтнәдән сугышка китүчеләр аша сугыш башланганын ишеттек.Әтнәдән китүче бер солдат: “Өйдә синең кебек кызым калды,”--- диеп миңа буш одеколон шешәсе биреп калдыруын бүгенгедәй хәтерлим.
          Кечерәк  вакытта  кием бар иде,аннары алары тузып бетте.Кияргә кием калмады.Ашарга юк,мичкә ягарга юк.Ипи  күрмәдек,кычыткан,алабута ашадык.Шулай да укуны ташламадык:чабата киеп Субаш  Аты мәктәбенә йөрдек.Дәфтәр юк: газетаның чиста  җиренә яза идек.Мәктәптә яхшы укыдым,учком члены булдым.
        Үзебезгә кияргә кием булмаса да,солдатларга йон оекбаш бәйләп җибәрә идек.
         1942 нче елда яланаякка чабата киеп,басуда бәрәңге алдык.Басу тау башында иде.Җир каткан,әче җил исә.Җирне балта,лом белән каерып бәрәңгене чыгарабыз.Шулай салкын булса да,бәрәңге өшемәгәненә гаҗәпләнгәнне,сөенгәнне ачык хәтерлим.
          Бөтен кешенең хәле авыр иде.Без заключённый  гаиләсе  булып торабыз.Әтигә справка алып җибәр дип кат-кат хат яздык.
         Әтинең соңгы хаты 1942 нче елда Керчьтан  килде.Бик каты сугышлар бара диеп язган иде.Аннары хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде.
       Бер заман ,олы юлдан төркем-төркем кешеләр кайта башлады.Алар шул сугыш башланган җирләрдән кайтучылар булганнар инде. Авылга эвакуацияләнеп  2-3 гаилә кайтып урнашканын хәтерлим.Шул кешеләр арасыннан  бер марҗа аерылып чыкты.Үзе нидер әйтә.Бу Валя исемле  марҗа миңа вак сушки бирде.Ул сушкиның тәмен бүгенгәчә оныта алмыйм.Ул миңа:”Минем кызым бомба шартлап үлде,”—диеп әйткән булган икән.
          Сугыш беткән көнне без бакча казый идек.Мәктәп янында флаг элеп йөргәннәрен күреп алдык.Нинди бәйрәм икән диеп аптырыйбыз инде.Шул вакытта күрше Сания апай кереп сугыш бетүе турында хәбәр әйтте.Әни көрәген ыргытты да: “Сугыш та бетте,безнекеләр дә бетте инде!”—диеп,бөгелеп төште,әрнеп елый башлады.Чөнки безнең кайтасы кешебез юк иде инде.
          Әтиебезнең Гәрәй исемле абыйсы НКВД да эшли иде.Әтине эзләтеп карыйм диеп кулдагы бөтен документларны алып китте.Бездә  бер кирәкле кәгазь дә калмады.
          8 нче классны тәмамлагач,бик укыйсым килсә дә, укырга мөмкинчелек булмады.Укытучылар чакырып өйгә килеп кат-кат чакырып йөрделәр әле.
         1948 нче елда,17 яшемдә,Урта Аты китапханәсендә эшли башладым.Беренче хезмәт хакын алгач,гаиләбез белән беренче тапкыр манный пешереп ашадык.Аның тәмлелеген һич оныта торган түгел.
         1949 нчы елда,бер ел эшләгәннән соң, тегү  фабрикасына алдылар.Шуннан Казан профтехучилищесына тегүчелеккә укырга җибәрделәр.Шәһәрдә фатирда торып,бик тырышып укыдым.Аена 40 сум стипендия түләделәр.Укыганда ук Әминә апага палтә тегеп бирдем.Ул палтәне карап кызыкканнарын,сокланганнарын Әминә апа миңа сөйләп күрсәтте инде.Аның 3 сум акча биргәнен хәтерлим.Яшь   булсам да, тәвәккәл идем: эшемне яратып,җиренә җиткереп эшләдем.Укытучы Хәбри абыйга затлы костюм-чалбар тегеп бирдем.”Кыюрак укучыларым сине бик мактыйлар,рәхмәт яусын,Бәһирә !”—диюен хәтерлим.Бик күпләрне килешле киемнәргә киендереп  шатландырдым,үзем дә шуннан тәм табып тырышып эшләдем.
       1949-1986 нчы елларда  тегүдә генә эшләдем.Хезмәттәшләрем,авылдашларым да бик хөрмәт иттеләр.38 еллык намуслы хезмәт стажы белән  лаеклы ялга киттем.
Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе укытучысы  Хәмидуллина                                       Зөлфия Ясәви кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхирэ апа юбилеен белэн котлыйм сине.Мин Арча ательесында бухгалтер булып эшлэдем.Сина исэнлек,озын гомер телим.?????????????

    2
    X