erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Акчагыздан колак какмагыз! Пенсия фонды сезне көтә!

Арча районында теркәлгән, 16 яшькә кадәрле баласы булган хөрмәтле райондашлар! Моңа кадәр 10 мең сум Путин акчаларын алмаган булсагыз, зинһар, Пенсия фонды белән элемтәгә чыгыгыз!

Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, әлегә кадәр бу акчаларны алырга гариза язмаган гаиләләр бар икән. Кайсыларын туган-тумача, күрше-тирә, таныш-белеш аша эзләп табып, хәбәр итсәләр дә, кайбер гаиләләрне бөтенләй таба алмыйлар икән.

Росссия Президентының 249 нчы Указы нигезендә апрель, май, июнь айларында 3 яшькә кадәрле баласы булганнарга 5 әр мең сум, июньдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәргеләргә 10 ар мең сум, июльдә яңа туганнан алып 16 яшькә кадәргеләргә 10 ар мең сум акча бирелде. Тик районда әлегә кадәр бу акчаларны алмаучылар бар икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге түләүләргә Пенсия фонды гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр генә кабул итә. Алмаучылар, зинһар ашыга күрегез, юкса хөкүмәттән тиешле акчагыздан колак кагачаксыз. Гаризаларны Дәүләт порталындагы шәхси кабинет аша җибәреп була, әгәр аның аша җибәрергә кыенлыклар туа калса, Арчага Пенсия фондына килергә мөмкин. Шалтырату өчен телефон номерлары (Арча коды 884366) 3-26-78, 3-03-79. Биредә сезне чиратсыз кабул итәчәкләр Бары үзегез белән паспортыгызны, акча күчерү өчен банкта ачылган счетны һәм балаларның туу турындагы таныклыкларын гына онытмагыз!

Пенсия фондында сезне көтәләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев