erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар 50 ел бергә

Нурания һәм Хәбир Абкалеевлар гаиләсе мартта алтын туйларын билгеләп үткән.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә алар ЗАГСның Дан китабына кул куйды һәм истәлек бүләгенә булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайбычта туып үскән Хәбир абый яшьли ятим кала. Язмыш җилләре аны Свердловск өлкәсендә Саба районы кызы Нурания апа белән кавыштыра. Яшьләр ул елларда бәхет эзләп авылдан читкә киткән була. Икесе дә гомерләрен заводта эшләүгә багышлый: Хәбир абыйның стажы 50 ел булса, Нурания апа да калышмый — 40 ел заводта бил бөгә. Тик Аллаһы Тәгалә аларга уртак балаларын сөю бәхетен бирмәгән. Якын итеп, өзелеп торган туганнары булганга, 9 ел элек Арчага кайтып урнашырга уйлаганнар.

“Яшьләр бер-берен аңлап, санлап, безнең кебек бәхетле, тигез гомер кичерсеннәр”, — ди Абкалеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X