erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар - Арча районының “алтын фонды”

Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.

“Сәләтле балачак” дип исемләнгән ел да уздырылучы әлеге тантаналы чара инде матур гадәткә әйләнде. Быел да 18 июньдә  үзләренең  тырыш  укулары,  яулаган  уңышлары  нәтиҗәсендә  районыбыз  данын  республикага  таныткан  укучыларны һәм аларның укытучыларын котладылар. 2023-2024 уку елында 14 укучы җиңү яулаган, 136 укучы призлы урын алган. “Районыбызның алтын фонды”, – дип алып баручылар аларның һәркайсын сәхнә түренә дәште.

Халыкара һәм Бөтенроссия, төбәк һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннан алучылар үзләре генә дә бер сәхнә булып тезелеп басты. Әле республикада чагыштырмача яңа юнәлеш – “Олимпка юл” олимпиадасында призлы урын алучылар да район сәхнәсен балкытты. “Уку – энә белән кое казу”, – дигән дигән халкыбыз. Район сәхнәсен балкыткан әлеге укучылар үзләренең тырышлыклары, белемнәре белән районыбызның горурлыгы, алардан соң үсүче балалар өчен үрнәк булып тора.

Уңышларга ирешү аз көч сорамый. Еллар дәвамында алган белемен тирәнәйтә барып, өстәмә шөгыльләнгән укучылар гына шундый нәтиҗәләргә ирешә. Монда баланың сәләтен күреп, аны үстерергә булышучы укытучылар да зур көч куя. Укучыларның уңышы – аларның да уңышы. Тантанада олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар әзерләгән укытучыларны аерым билгеләп үттеләр. Аларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хөрмәтләү тантанасында укучыларны һәм укытучыларны район башлыгы Илшат Нуриев, аның урынбасары Алсу Мөхәммәтова, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова тәбрикләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район тормышы бер генә кешенең хезмәте белән бармый. Мәктәпләр матур итеп эшләгәндә, балалар тырышып укыганда, игенчеләребез җирләребезне эшкәрткәндә, һәркем үз эшен намус белән башкарганда гына район тормышы матур һәм тулы канлы була. Районыбыз һәрвакытта да эзле булды, бүген дә ул республика тормышында үзенең матур урынын тотып яши. Бу барыбызның да зур хезмәт нәтиҗәсе. Әти-әниләргә, укытучыларга шушындый балалар тәрбияләгән өчен зур рәхмәт, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев