erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар безнең ярдәмебезне тоярга тиеш

Әңгәмәдәшебез – Арча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова.

– Алсу Фирдәүсовна, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Арча районыннан ничә кеше бар?
– Махсус хәрби операция башланганга ел ярымнан артык вакыт узды. Узган ел 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Ул вакытта безнең районнан 176 кеше алынган иде. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында 216 якташыбыз бар. Әтиләре хәрби бурычларын үтәү вакытында 4 гаиләдә балалар туды. 146 малай һәм кыз әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтуын көтә.
Кызганыч, бүгенге көнгә Арча районы территориясендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган 10 сугышчы җирләнде.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән район арасында элемтәнең нык булуын беләбез...
– Халык белән  яки аерым кешеләр белән очрашканда, хезмәт коллективларында булганда махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычларын аңлап бетермәүләрен күрәсең. Ни өчен без гуманитар ярдәм җыярга тиеш? Ни өчен ил җитәрлек кирәк-яраклар белән тәэмин итә алмый һ.б.

Без шуны яхшы аңларга тиеш: якташларыбыз үзләренең сәламәтлекләре, ә кайвакытта гомерләре бәрабәренә безнең иминлекне һәм тынычлыкны тәэмин итә. Шулар аркасында балаларыбыз мәктәпләргә һәм бакчаларга йөрүне дәвам итә, вакытында хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль ташламалар алабыз, бизнес, җәмәгать эшчәнлеге алып барабыз. Бер сүз белән әйткәндә, бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Һәм болар барысы да якташларыбыз аркасында. Без бу турыда истә тотарга, белергә һәм башкаларга җиткерергә тиеш. Берәү дә читтә калмаска тиеш һәм кала да алмый, махсус хәрби операция миңа кагылмый, дигән нәрсә була алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2022 елның апреленнән 2023 елның сентябрен кертеп районда 32 млн сумлык 130 тонна гуманитар йөк җыйналды һәм озатылды. Шул исәптән махсус хәрби операция зонасына 67,4 тоннасы җибәрелде. Лисичанск шәһәренә – 51,3, ЛНР, ДНРга 11,3 тонна тапшырылды.
Әле болар ветераннар советы һәм “Без бергә“ волонтерлар төркеме аша үткән ярдәм генә. Моннан тыш, Кенәр зонасында ике волонтерлар төркеме эшчәнлек алып бара, аерым эшмәкәрләр гуманитар ярдәмне илтүне үзләре оештыралар. Бөтенроссия һәм республика фондларына кушылып алар аша булышучылар да бар. Эш күләмдә, кемнең күбрәк яки кимрәк бирүендә түгел. Безнең максат –  гуманитар ярдәмне (җыйнау, илтү, алу, төяү, озату, мәгълүмат туплау, үлчәү, документлар рәсмиләштерү, исемле посылкалар тутыру, кием тегү һ.б.) оештыруда һәркемнең катнашуына ирешү.
Шушы мөмкинлектән файдаланып, гуманитар ярдәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бу игелекле эш дәвам итә, бергә булыйк, бердәм булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X