erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Алар өчен дип яшәдем”

Берара ашарга бернәрсә калмады.

90 еллык гомере дәверендә нинди генә авырлыклар кичермәгән, әмма аның бүгенге көне бәхетле. Хәзерге рәхәт тормышына сөенә Надирә апа, әмма үткәннәрен дә оныта алмый. Матур әби. Аннан нур бөркелә, яктылып сирпелеп тора. Ак әби. Ул бу йортның, нигезнең байлыгы. Кышкарда яшәүче Надирә апа Җәләлетдинова белән очрашу күңелдә шундый хисләр калдырды. Аның белән аралашуы рәхәт, җиңел булды. Уен-көлке катыш матур сөйләшүе, ягымлы елмаюы белән күңелне били.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Ул вакытны искә алып сөйлисе дә килмәде Надирә апаның. Шулай да күңелгә сеңеп калган кайбер мизгелләрне телгә алмый булдыра алмады.

– Берара ашарга бернәрсә калмады. Өч сыйныфны да тәмамлый алмадым, ике ел ярым гына укып калдым, эшкә тотындым. Өлкәннәр белән беррәттән барысына да куштылар. Бервакыт безнең Яңа Мәңгәр Кишеткә кушылды. Көн дә Иске Кишеткә йөреп эшләдек. Ике кыз идек. Безнең авылдан Иске Кишет басуына кадәр булган 11 километр араны (кайту белән 22 була) җәяү үтә идек бит. Ашарга юк, тамак туймый. Көне буе аяк өсте. Сукада эшләдем мин.Көлтә дә бәйләдем. Иң күп көлтә бәйләүче идем, – диде Надирә апа. – Аннан әртилдә оекбашлар бәйли башладым. Бер пары 9 сум иде. Шуның белән бераз күз ачылды. Туйганчы ашый алмасак та, ач та булмадык. Дөрес, тора-бара оекбашларның бәяләре төште.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыз авылдашы Гайфуллага кияүгә чыга, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе колхозда эшли Надирә апа. Кайчандыр 160 хуҗалыклы туган авылы беткәч гаилә Кышкарга күчеп килә.

– Бер улым бик яшьли үлеп китте. Әмма ул гомергә минем йөрәк түрендә. Калган балаларым исән-саулар. Алар өчен дип яшәдем, хәзер үзләре мине хөрмәтлиләр. Кызларым, кияүләрем, улым, киленем, онык, оныкчыкларым – минем шатлыгым. Аллага шөкер, берсеннән бер авыр сүз ишеткәнем юк.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X