erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар Гран--при отты! (ВИДЕО)

Арчаның 1нче бакчасына йөргән Раян Җамалиев гаиләсе "Туган тел" гаилә фестивалендә Гран--при алды!

Арчаның 6нчы балалар бакчасында үтте ул. Алар 6 кеше катнашты. 6 яшьлек Раян, аның әнисе Альбина, әби--бабасы Дамира--Рәшит Җамалиевлар, тагын бер әбисе Әльфинур, әбисе Дамираның Иске Кырлайда яшәүче әнисе Әминә апа Низаметдинова катнаштылар.

Арчаның 1нче балалар бакчасы мөдире Алсу Шакирова:

-- ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан төрле яклап уйладык, гаиләдә эшчеләр дә, авыл җирендә эшләүчеләр дә булсын, дип теләдек. Бездә тәрбияләнүче Раянның әби--бабасы Дамира һәм Рәшит Җамалиевлар шахтерлар шәһәрендә Интада эшләп кайткан кешеләр. Рәшит абый шахтер. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әминә апа Иске Кырлайда гомере буе сыер сауган, гади колхозчы. 

Сценарийны татар теле тәрбиячесе Гөлназ Камалиева язды. Раянның тәрбиячеләре Лилия Йосыпова белән Гөлнара Хисаметдинова гаиләне фестивальгә әзерләде. Раянның әбисе Әльфинур Гыйльметдинова шулай ук бездә, 1нче бакчада тәрбияче булып эшли. Бакчабыз белән тырышып әзерләндек. Гран--при алгач, бик сөендек. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X