erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар һәртөрле хөрмәтләүгә, мактауга, рәхмәт сүзләре ишетергә лаек.

Әлеге бәйрәм соңгы елларда матур традициягә әверелде, без аны көтеп алабыз.

- Быелгысын үткәрү буенча төрле фикерләр булды, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең котлау сүзендә. – Күргәнебезчә хәл катлаулы, безнең районнан да өлешчә мобилизация, контракт буенча хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребез шактый. Без аларга мөмкин булган ярдәмне оештырып торабыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Шул ук вакытта районыбыз хезмәтчәннәре республиканың, илнең азык-төлек иминлеген, икътисадын ныгыту өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тырышалар. Алар һәртөрле хөрмәтләүгә, мактауга, рәхмәт сүзләре ишетергә лаек.

Әйе, 2022 елда районыбыз бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча республикада беренче урында. Сөт җитештерү буенча беренче унлыкта. Республикада иң күп бәрәңге Арча районында үстерелә.

Тагын шунысы куанычлы – районда буыннар традициясе дәвам итә. Әлеге бәйрәмдә дә бу бик ачык чагыла иде. Без заманында районда җаваплы урыннарда эшләгән Ринат Һидиятов белән янәшә утырдык. “Мин бу егетләрне төсмерләре буенча кемнәрнең уллары булуларын чамалыйм әле, – диде ул. – Шулай дәвам итү бик әйбәт бит!“

Һәр өлкәдә шулай ул. “Мин әтигә ияреп кечкенәдән  трактор, комбайн янында булдым инде. Авылдан китү турында уйламадым да“, – ди комбайнчыларның республика конкурсында җиңүче булган Радик Фәйзрахманов. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә андый гаиләләр тагын бар.

Ташкичү авылында яшәүче Розалия Насыйбуллинаның кызлары да, инде оныклары – укытучылар. Алар династиясе 16 кешегә җыела, диделәр.

Бәйрәмдә яшь буыннарга үрнәк күрсәтеп, озак еллар үзләренең хезмәтләренә тугрылыклы калып, районның киләчәгенә зур өлеш керткән ветераннар адресына да җылы сүзләр күп әйтелде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Рөстәм Кәлимуллин район хезмәтчәннәренең уңышларына югары бәя бирделәр, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Аеруча хезмәт күрсәткән райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар.

Сәхнәгә “Иң яхшы комбайнчы – 2022“ республика конкурсында җиңүчеләр, “Иң яхшы комбайнчы“ район конурсында җиңүчеләр, иң күп уңыш алучы хуҗалыкларның җитәкчеләре, районның алдынгы механизаторлары, сыер савучылар, белгечләр һ.б. һөнәр ияләре күтәрелә. Алар һәркайсы рәхмәт сүзләре ишетеп, бүләк ала.

Бәйрәмне оештыручыларга, әзерләүчеләргә, алып баручыларга, матур җырлар, биюләр бүләк иткән Казан артистларына, районыбызның сәнгать осталарына да зур рәхмәт! Матур бер җыр кебек үтте бәйрәм, шулай дәвам итәргә язсын!

 

2022 елда бөртеклеләрдән иң югары уңыш җыйнап алган  хуҗалык җитәкчеләре

Шәйдулла Сәлахов - “Ак барс”агро-комплексы“;

Рәүф Гыйләҗетдинов - “Курса МТСы”

Илнар Гайнетдинов - “Кырлай”;

Рөстәм Хәбибуллин - “Игенче”;

Илнар Әхмәтов - “Ватан”; 

Руслан Нуриев - “Ашытбаш”.

 

Районның алдынгы механизаторлары

Айрат Исмәгыйлев - “Казанка”;

Фидаил Фатыйхов - “Ак барс” агро-комплексы“;

Илнар Шакиров - “Ашытбаш”;

Айнур Лотфуллин - “Төрнәле-Пошалым”;

Рәдиф Шәйхетдинов - “Игенче”;

Салават Хәйруллин - “Игенче”;

Марат Заһретдинов - “Ватан”;

Евгений Чугунов - “Яңарыш”;

Данил Рәхимов - “Кырлай”;

Раил Рәхимов - “Кырлай”;

Рәйхан Галимуллин - “Курса МТС”ы ;

Илгиз Шакирҗанов - “Ташкичү”;

Фәрид Сафин - “Северный”;

Марсель Фәхриев - “Северный”

Раушан Мәүлиев - “Ашыт”;

Рамил Шакиров - “Заря”;

Данил Лотфуллин - “Аю”;

Илдар Кәрамов - “Кызыл Яр”.

 

Районның алдынгы шоферлары

Фидаил Әхмәдуллин - “Ватан”;

Радик Сибагатуллин - “Курса МТС”ы;

Марсель Дәүләтшин - “Яңарыш”;

Самат Шәйхетдинов - “Ашыт”.

Рәдис Бәйрәмов - “Кызыл Яр”;

Наил Корбангалиев - “Заря”.

 

Районның алдынгы сыер савучылары

Гөлнара Шәфигуллина - “Курса МТС”ы;

Гөлбинур Әһлиуллина - “Ашытбаш”;

Әлфия Галәветдинова - “Ташкичү” ;

Рәмзия Әсхәдуллина - “Ватан”;

Рәдис Хәйретдинов - “Северный”;

Резида Гыйниятуллина - “Игенче”;

Евгения Закирова - “Кырлай;

Фәния Гыйльмиева - “Яңарыш”;

Флера Вәлиева - “Тукай”;

Лидия Рәхмәтуллина - “Аю”;

Надежда Кирия - “Байрак”;

Айсылу Габдрахманова - “Ашыт”;

Гөлгенә Шакирова - “Кызыл Яр”;

Резеда Сәләхиева - “Кишет”;

Гүзәл Вәлиева - “Казанка”;

Гөлнур Минһаҗева - “Төрнәле-Пошалым”;

Татьяна Ямниева - “Заря”.

 

Районның алдынгы бозау караучылары

Нурислам Мөхәммәтгалиев - “Ашытбаш”;

Мөнирә Шакирҗанова - “Ташкичү”;

Фидания Гобәева - “Яңарыш”;

Хәйдәр Нәбиуллин - “Тукай”;

Сиринә Зарипова - “Аю”;

Нурия Мәүлиева - “Ашыт”;

Лилия Нурмөхәммәтова - “Кызыл Яр”;

Лилия Сәләхиева - “Кишет”;

Гөлсинә Минһаҗева - “Төрнәле-Пошалым”;

Сергей Чапаев - “Заря”.

 

Районның алдынгы белгечләре

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ания Хафизова - “Игенче” ширкәте баш хисапчысы;

Фаил Котдусов - “Северный” ширкәте баш икътисадчысы;

Ришат Вәлиев - “Яңарыш” ширкәте баш зоотехнигы;

Рүзәл Хәмидуллин - “Кызыл Яр” ширкәте баш ветеринария табибы;

Рамил Хәкимов - “Заря” ширкәте баш инженеры;

Рамил Җәббаров - “Тукай” ширкәте баш агрономы.

 

Районның алдынгы ферма мөдирләре

Данил Ногманов - “Северный”;

Илшат Рәхимҗанов - “Кырлай”;

Закирҗан Хөснетдинов - “Ватан”. 

 

Районның ясалма орлыкландыру технологлары

Булат Гарапшин - “Игенче”;

Ленар Шакиров - “Курса МТСы”;

Васил Низаметдинов - “Казанка”.

 

Үз һөнәрләренә тугрылыклы

Ләйсән Минһаҗева -  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш хисапчысы;

Фидәрис Фәйзрахманов - район дәүләт ветеринария берләшмәсе  ветеринария пункты җитәкчесе;

Рафия Әмирҗанова -  “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” бүлеге агрономы;

Габделхак Касыймов - ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы;

Ирек Әхмәтов - “Агрохимия” җәмгыятенең җитештерү буенча директор урынбасары;

Фәнис Әхмәтханов - крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;

Альберт Галәветдинов - крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;

Айзат Сәлахов - крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

 

Районның алдынгы предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре

Чулпан Камалиева - “Татарстан почтасы” федераль почта элемтә идарәсенең Арча бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч;

Илһам Сабиров – “Сетевая компания“ ААҖ филиалының Арча бүлекчәсе электромонтеры;

Таһир Әхмәтҗанов – “Таттелеком“ ачык акционерлык җәмгыятенең Арча район электр элемтәсе үзәге инженеры;

Денард Вәлиев - “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсенең газ җиһазларын төзекләндерү буенча слесаре;

Фирдүс Хәлиуллин - “Арча урман хуҗалыгы” оешмасы машина йөртүчесе;

Лилия Рәхимҗанова  - “Арча элеваторы” акционерлык җәмгыятенең склад эшчесе;

Равил Гатауллин  - “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте хезмәткәре;

Рәдис Вәлиев - “АСПК” акционерлык җәмгыятендә слесарь;

Алсу Заһидуллина - “Арча” сыр җитештерү заводы ширкәте хезмәткәре;

Рамил Мөхәрләмов - шәхси эшмәкәр Гәрәфиев склады  мөдире;

Илнур Мангуткин – “Техно-Арск“ җәмгыяте эретеп ябыштыру-

чысы;

Әлфия Сабирова – “Кырлай“җәмгыяте кондитеры;

Фәнис Нигъмәтҗанов - Арча автотранспорт предприятиесе шоферы;

Дания Ганиева - “АгроТрейд” кибете мөдире;

Илфат Мифтахов - “СоюзСтрой” җәмгыяте бригадиры;

Айрат Хаҗиев  - “Татавтодор“ җәмгыятенең Арча филиалында йөк машинасы йөртүче;

Марсель Җамалиев – “Арча МСО“сы җәмгыяте сантехнигы;

Айдар Вафин - “Газстройгарант” җәмгыяте хезмәткәре;

Ришат Шәрипов – “Жил-комбытсервис“оешмасы машина йөртүчесе;

Ранис Камалиев – “Юл сервисы“ җәмгыяте хезмәткәре;

Таһир Хәбибрахманов - “Водоканал-Сервис” ширкәте машина йөртүчесе;

Рөстәм Мангуткин - Арча муниципаль районының идарәче компаниясе хезмәткәре;

Руслан Мортазин - “Комсервис” җәмгыяте хезмәткәре;

Фәнис Сафиуллин - “ЭТАЛОН“ оешмасы машина йөртүчесе;

Александр Середенин – “Тайд-фойл“ оешмасы машина йөртүчесе;

Надия Сәфәргалиева – “Арск Пласт” җәмгыяте баш хисапчысы;

Илшат Габдрахманов - “Круг” фирмасы җәмгыяте машина йөртүчесе;

Наҗия Мостафина - “Раифа” ширкәте  тегүчесе;

Руслан Гыйниятуллин - Арча Укучылар сарае җитәкчесе;

Лилия Нурьязанова - Арча агросәнәгать һөнәри көллияте директоры урынбасары;

Равилә Муллагалиева - Шушмабаш табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы;

Фәния Галимова - Арча үзәк район хастаханәсе баш шәфкать туташы;

Лилия Дәүләтбаева - район Мәдәният йорты методик бүлеге мөдире;

Эльвира Фәхриева - Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә махсус дисциплиналар бүлеге мөдире;

Илсур Фәсхетдинов – “Арча“ спорт мәктәбендә баскетбол тренеры;

Нурфия Нургалиева – “Мәрхәмәтлек үзәге“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече;

Лилия Әһлиуллина - Яңа Чүриле психоневрологик интернаты хезмәткәре;

Дамир Һадиев - полиция майоры, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспектор. 

 

Гуманитар ярдәм оештыруга зур өлеш керткән волонтерлар 

Алинә Гыйлаҗиева;

Алия Нигъмәтҗанова;

Алинә Латыйпова;

Юлия Гайнетдинова;

Зөлфәт Кадыйров;

Руслан Исхаков;

Гөлчәчәк Усинова;

Руслан Әһлиев;

Рашат Салихҗанов.

 

Фотоларны әлеге сылтама аша карый аласыз http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-batyrlaryn-danlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X