erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар илдә булган хәлне ахырзаман дип аңлый

Өч атна үзизоляциядә булган гаилә әлеге хәлләрне ахырзаман дип аңлый...

Карелиядә 41 яшьлек хатын, 56 яшьлек ир һәм 15 һәм 4 яшьлек ике малай югалуы урындагы хәбәр халыкны зур борчуга салды. Гаиләнең юкка чыгуы турында тәү башлап хатынның беренче ире белдерә. 15 яшьлек малай берничә атна әтисе белән бәйләнешкә чыкмаган. Ир командировкада булганлыктан, апасына улы яшәгән өйгә барырга үтенә. Апасы әлеге өйгә килгәч, ишекне ачучы булмый. Нәтиҗәдә, ул хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Күршеләре дә гаиләне күптән күрмәвен әйтә. Эзләүләргә Тикшерү комитеты кушылгач, фатирны ачу турында карар кабул ителә. Билгеле булуынча, гаилә өйдә үзизоляциягә киткән булган. Өлкән малайның әтисе әйтүенчә, гаилә бик дини булган. Коронавирус тарала башлагач, алар телефоннарын суга батырган, тәрәзә пәрдәләрен ябып куйган, телевизор карамаган һәм көне-төне дини китаплар укыган. Алар әле илдә булган хәлне ахырзаман дип аңлый икән... 15 яшьлек малай әйтүенчә, алар көн белән төнне бутаган, атнаның нинди көн икәнен дә оныткан. Алар карабодай һәм дөге ярмасы ашап торган. Секта төркемен хәтерләткән бу гаиләдән ир улын алып киткән. Ул бик ябыккан һәм хәлсезләнгән. Ә дүрт яшьлек бала әлегә әти-әнисе белән " дини үзизоляция"дә.

Фото: runaruna.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Telefonnarni-suga-batirdilar-utni-s-nderdel-r-234059/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X