Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алар җирне, җир аларны ярата

    Авыл дип җан атып, хезмәтеннән канәгать булып яшәүче җир кешеләре белән аралашкач, күңелдә озак вакытка рәхәт хис кала. Пөшәңгәрдә яшәүче  Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән танышкач та шулай булды.

    Алар — гаилә генә түгел, нәселләре белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче династия вәкилләре. Элек тамырлары белән авыл хуҗалыгына берегеп яшәп, авылда калу, эшләү буыннан-буынга дәвам итсә дә, хәзер яшьләр шәһәр тормышын сайларга тырыша. Мөхәммәтҗановларның тормышын күргәч, тырышсаң, авылда яшәп, авыл хуҗалыгы ширкәтендә эшләп тә үрнәк булып яшәп була икән дип сокланып кайттык. Гаилә башлыгы Гафурҗан абыйның исеме районда күп кешегә таныштыр, чөнки гомеренең 42 елын җир эшенә багышлаган, башта чылбырлы тракторда, аннан К-700не иярләгән хезмәт алдынгысы район сәхнәсенә чакырылып та әллә ничә тапкыр бүләкләнгән шәхес. Ә иптәше Рәсүлә апа 37 ел (!) сыер сауган. “Безгә хезмәтнең бик авыры эләкте. Төркемдә 20-25әр сыер була, шуларны кул белән көнгә өчәр тапкыр савабыз. Шуның өстенә, фермага азыкны кертү дә үзебезнең өстә иде. Хәзерге фермаларда эшләү уен кебек кенә ул”, — дип сөйли 30 елдан артык гомерен шулай ук сыер савуга багышлаган, Хәсәншәехтән кунакка килгән Гафурҗан абыйның апасы Саймә Камалиева (Сүз уңаеннан, аның улы да 30 елга якын авыл хуҗалыгында эшли). Рәсүлә апа да нәкъ шул эшләрне башкарган бит. Заманасы шундый булган. Әле колхоз эше арасында өч бала да табып үстерүе үзе батырлыкка тиң. Анысына, бераз булса да, әби-бабай ярдәме тигән. “Кайнанам белән – 10, кайнатам белән 27 ел бергә яшәдек”, — ди ул.

    Кайнана-кайната Рәхимҗан абый белән Кәримә апа үзләре үрнәгендә балаларына да җиргә, авылга мәхәббәт тәрбияләп үстерә. Гафурҗан абый: “Әти 4 яшендә суга агып, әни 7 яшендә кызамык белән авырып телсез-чукрак калганнар. Алар белән кул ишарәләре ярдәмендә генә аралаша идек.  Гомерләре буе совхозда эшләделәр. Безгә хезмәт яратырга кушып тәрбияләделәр”, — дип сөйләгәндә күңелләр тулды.

    Әти-әнисенә рәхмәтле Гафурҗан абый үзе дә балаларын кечкенәдән үз янында эшкә өйрәтә башлый. Өч бала үстерә Мөхәммәтҗановлар. Бүгенге көндә өлкәне Илнар гаиләсе белән бер түбә астында 10 елдан артык дус-тату, авылдашларына үрнәк булып гомер кичерәләр, ихата тутырып терлек асрыйлар, бакча тутырып азык үстерәләр. Заманында Гафурҗан абый белән Рәсүлә апа намуслы хезмәт үрнәге күрсәтеп, фидакарьләрчә эшләсәләр (хәзер икесе дә лаеклы ялда), бүгенге көндә балалары шул дәрәҗәне саклап яши. Илнар 19 ел инде “Ватан”  ширкәтендә механизатор булып эшли, бүгенге көндә “МТЗ-82” тракторын иярли, трактор арбасына ферма маллары өчен азык төяүдә. “Җәй көне салам, печән җыюда. Ел әйләнәсе бер көн калмый эштә без”, — дип елмая. “Илнар кечкенәдән техникага тартылды. 6 сыйныфта укыганда минем белән тракторда йөри башлады инде. Шуннан үзе күреп, сорашып, әкренләп техника серләренә өйрәнә башлады”, — ди Гафурҗан абый. Киленнәре Рубилә дә шушы авыл кызы, әлегә бала белән ялда. Яшь булсалар да, бер дә шәһәр ягын каермаган яшь гаилә. “Авылны яратсаң, яшәве бик рәхәт. Тырышкан кешегә авылда да шәһәрчә яшәү мөмкинлеге бар”, — ди алар бер сүздә булып.

    Кызлары Эльвира да тормыш иптәше итеп шушы авыл егете Ленар Фазуллинны сайлаган да, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, совхозда бозаулар карый. Ленар сыер саву аппараты операторы. Мөхәммәтҗановларның төпчеге Ленар шәһәрдә яшәсә дә, атна саен авылда, җәйләрен айлар буе ял итәргә кайталар.

    Йортта, әби белән бабайның назына күмелеп өч ир бала онык үсеп килә. Араларында ата-баба йоласына тугры калып, җир эшен дәвам иттерүчесе булмый калмас.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: