erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар кешене эш белән тәэмин итәргә тырыша

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 30 елда 100 меңнән артык кешене кабул иткән. Башкарасы эшләр күләме артканнан арта, катлаулана бара.

Мин кайчакта уйланам: 100 елдан соң нәрсә булыр икән?

Алдагысын берәү дә белми.  Элек әниләр безнең эшкә урнаштыру бюросын белмәгәннәр дә, кирәге дә булмаган аның.

Мәктәптән соң, фермага эшкә киткәннәр, һөнәр училищесына, техникум, институтларга укырга кергәннәр, завод, фабрикаларга урнашканнар. Һәркем эшле булган. Ошамаса, берсеннән чыккан, икенчесенә кергән. Ә хәзер бөтенләй башкача.

Моннан 30 ел элек 1991 елның маенда Арча районында мәшгульлек үзәге оеша. Ул вакытта моңа хәтта көлеп караучылар да булган. Моның кирәге бармы икән – республикада эшсезлек “почти” юк бит әле! Нәрсә белән шөгыльләнер икән алар? Халыкка ничек итеп файда китерерләр?

Әмма ил үзгәрешләр чоры кичерә. Оешма, предприятиеләр ябыла, банкротлыкка чыгалар, эш урыннары кыскара, кеше эшсез кала. Мәшгульлек үзәгенә килә башлыйлар...

– Үзенең 30 еллык тарихында безнең кечкенә генә коллектив 100 меңнән артык кешене кабул иткән, – дип сөйли район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина. – Ел саен уртача 4 меңләп кешегә хезмәт күрсәткәннәр.

   Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенең беренче җитәкчесе – Ринат Әлифхан улы Һидиятов. 2002–2011 елларда – Фрадия Сәмиулла кызы Шәймуллина, 2012–2013 елларда Надия Равил кызы Сафиуллина, 2014–2017 елларда Гөлфия Госман кызы Низамова җитәкчелек итте.

30 ел эчендә 21600 кешене эш белән тәэмин иткәннәр, 1600 кеше икенче һөнәр үзләш-тергән, 2000нән артык кеше яңа һөнәргә укыган. Әйдәп баручы инспекторлар Рәмзия Сафина, Гүзәл Сабирова, Гүзәл Фазылҗанова, баш хисапчы Рәмзия Галиева үз хезмәтләренә җаваплы карап, вакыт белән исәпләшмичә, тырышып эшлиләр. Минһаҗ Кашапов, Минзада Сөнгатова, Клара Сковородникова, Роза Әхмәтҗанова һәм Талия Юнысова да заманында шушы коллективта эшләгән белгечләр.

Кайберәүләр мәшгуль-лек үзәген эшсезләргә пособие биреп утыручы оешма дип белә. Күбесе  шулай дип килә дә. Әмма!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Менә бүген бездә 246 эшсез исәптә тора, ә 255 эш урыны бар, – дип сөйли Гөлфия Мансуровна. – Без кешене эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Эшле булу өчен яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре дә бар.  Шулай ук  үз эшен ачып җибәрү өчен финанслата ярдәм итү, җәйге чорда яшүсмерләрне вакытлыча түләүле эш белән тәэмин итү һ.б. – болар бар да гади кеше өчен эшләнә.

– 255 эш урыны бар, дидегез. Нинди эш урыннары алар?

– Тимер юлга эшчеләр кирәк. Хезмәт хаклары 50 мең сумга кадәр. 10 ел эшләсәләр, 55 яшьтән пенсиягә чыгалар. Биектаудагы сөт комбинаты да эшкә чакыра. Электр, газ белән эретеп ябыштыручы хезмәт хакы 50 мең сум. Арчада 60лап эш урыны булган сәүдә ноктасы ачылырга тора. Ул да эшкә чакыра. Районда эш урыннары бар. Безгә килсәләр – тәкъдим итәбез.

– Үз эшен ачарга теләүчеләр белән ничек эшлисез?

– Үз эшен ачарга теләүчеләр бизнес-план белән безгә мөрәҗәгать итәләр. Аларны махсус комиссия-экспертлар советы тыңлый. Комиссия проектны яраклы дип тапса, аларга дәүләт проектны тормышка ашыру өчен 145 мең 100 сум пособие бирә. Узган ел 7 кеше дәүләт ярдәме белән үз эшен башлап җибәрде.

– Яшүсмерләрне каникулда ничек эш белән тәэмин итәсез?

– Быел җәйге каникулда 14-18 яшьлек 250 баланы түләүле эш белән тәэмин итәчәкбез. Алар мәктәп бакчаларында, оешмалар белән килешенеп, чәчәк түтәлләрендә һәм башка эшләрдә эшләячәкләр.

Коллектив башкар-ган эшләрнең без кайберләренә генә тукталдык. Аларны белергә һәм файдаланырга кирәк.

Без район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен 19 апрельдә билгеләнеп үтүче һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилей белән котлыйбыз! Исән-сау халыкка хезмәт итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X